Татарстанның бер авылында мылтык белән аккош сакларга әзерләр

Балык Бистәсе районының бер авылына (исемен әйтүдән куркалар, ни өчен икәнен соңрак аңларсыз) пар аккош килгән. Авыл уртасындагы күлгә.


-Иии соклануларыбыз шуларга! Инде яманнардан аларны Аллаһ үзе сакласын! Бу аккошлар авыл халкына шулкадәр кадерле, бик сакларга тырышабыз, мылтык тотып кына утырмыйбыз, — диләр авыл кешеләре. — Бер елны авыл буендагы күлгә килгәннәр иде, аучылар пары белән атып киттеләр. Бик рәнҗедек, иң кадерле әйберебезне югалткандай булдык. Менә шуңа күрә авылыбызның исемен дә әйтергә шикләнәбез»…
Ә аккошлар шикләнми. Шулкадәр горур, матур итеп йөзә алар. Аларга мылтык төзәргә берәүнең дә кулы күтәрелмәс дип ышаныйк.


Фикер өстәү