Республика Президенты Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе төзелеше барышын карады

Хәзер төзелештә ике сменада 180 кеше эшли. Киләсе атнадан төзелеш эшләре тәүлек әйләнәсе алып барылачак.
Гомуми мәйданы-15 мең квадрат метр. Хастаханә 234 урынга исәпләнгән.

Президентка төзелә торган блок универсаль, анда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә дәвалауны оештырырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр.
«Төзелешне шул ук темпта дәвам итәргә кирәк. Тиешое вакытка, без заманча һәм бөтен стандартларга туры килгән хастаханәле булырга тиеш. Бу мөһим мәсьәлә, кирәк булган очракта, безнең халыкка дәвалау өчен иң яхшы шартлар тәэмин ителергә тиеш», дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Президент инде хәзер үк кирәкле барлык җиһазларны сатып алырга кушты.


Фикер өстәү