Исән булсам, кайтырмын!

1932 елның 21 июнендә Азнакай районы Мәндәй авылында туган  Расиха апа Гыйльфанова (Мөстәкыймова), сугыш башланганда, 9 яшендә генә булган.

Менә ниләр сөйли ул:

-Без – туя йокы күрмәгән, ачлы-туклы балачаклы, әти белән әниләрне төнлә генә күреп калган буын. Әтием Миннегали ныклап  укый-яза белмәсә дә, бик  тырыш, булган кеше иде. Колхозның иң җаваплы эшләрендә эшләде. Ат белән  йөрде. Авылга нинди техника кайтса шуны иң беренчеләрдән булып иярләде. Ул вакыттагы техникаларның күбесе яртылаш кына  механикалаштырылган булса да, бик олы ярдәмче инде. Әмма аларда эшләү бик зур төгәллек сорый иде. Ашлык ургычлар ат белән тартып йөри торган, ашлык суккычы да шулай ук. Аны хәзер бик олы кешеләр генә хәтерли  инде. Атны да йөртә белергә кирәк. Аны теләсә кем эшли алмый. Әти чәчүне дә, ашлык уруны да бик белеп башкара торган иде. Шундый эшләре өчен аны Мәскәүгә  ВДНХга да җибәрделәр әле. «Сталин белән күрешеп кайттым», – дип сөйли  иде әти.

Сугыш башлангач, дөньялар бигрәк тә авырлашты. Авылда кул эшенә ярашлы ир-атлар юк,  сугыштан кайтканнары да ярым-йорты гарип булып кайттылар. Минем әти, шундый кеше буларак, беренче көннән үк китмәде. 1942дә генә китте. Инде олылар да китеп беткәч, эшләр кеше калмагач, безнең кебек 9-10 яшьлек балалар да кул арасына керергә мәҗбүр булдык.  Бүгенгедәй хәтерлим: йокыдан уянмаган да килеш «чытыр»  арбага чыгарып утырталар иде. Кая диген, кыр эшенә. Күз карасы кебек саклап үстергән игеннәрне басып киткән  чүп үләннәрен утап йөри идек.  Ул җирне безгә таяк белән бүлеп бирәләр, һәркем үз өлешен утый. И, ул җирнең катылыклары… Чүпне тартып чыгара алмыйча эчләр суырылганны бүген дә онытасым юк. Чөнки җирләрне юньләп, җиренә җиткереп эшкәртерлек ир-атлар сугышта. Урак өсте җитсә, комбайн алдыннан биек булып үскән чүпләрне йолкып йөри идек. Комбайнга кереп китсә, өлгергән чүп үлән икмәккә кушыла бит. Ничек кенә булса да ашлыкны җыеп алырга да кирәк. Чистартырга, амбарга кертергә, төяп озатырга. Кайда көч җитә, безне шунда куялар иде. И, ул җәйге көннәрнең озынлыклары! Уйнап йөргәндә генә озынлыгы сизелми аның. Авыр эштә бигрәк озын булып тоела иде ул көннәр. Ә менә шул кызу җәй көннәрендә, әбәд алып килүләрен көтә-көтә күзләр күгәрә иде. Ул кара шулпа, умач иде инде. Шулай да  колхозның шул сыек  кына булса да аш шулпасы ул вакыттагы күп кенә балаларны ач үлемнән алып калды әле. Шул  әбәдкә бирелә торган  аш шулпасы өчен генә булса да балаларның рәхмәтле йөзләрен бүген дә  хәтерлим. Кич кайткач, 200 г он бирәләр иде. Аны бригадир апа стакан белән бүлеп бирә, өеннән барып алабыз. Ул бик зур сөенеч була торган иде.

Тагын бер кыйсса. Әти, яраланып, госпитальгә кергән булган. Озак кына хаты килми торды. Хәбәре юк, кайгырабыз. Ә беркөнне кызларның  миңа сиздерми генә сөйләшкәнен ишетеп калдым бит. «Расиханың әтисе үлгән, «әттәвкәсе»  килгән, диләр. Бер гаиләдән  ике кешегә  килгән үлем хәбәрен  күтәрә алмаслар, дип, безгә килгәнен «почта апа» бирми торган икән. Моны мин ишетеп калдым, әнигә әйтми йөрдем. Чиргә сабыштым. Әни минем болай үзгәрүемнең сәбәбен  аңламагач, ни кылырга белми, ә мин тешләк. Ул күрмәгәндә генә елыйм, әмма сиздермим. Шуннан беркөнне  әткәйдән хат килеп төшмәсенме. И сөенүләрем! Шул шатлыктан әнкәйгә теге хәбәрне әйтеп тә салдым. Әни «почта апа»дан хатны барып алды. Укыдылар. Беләсезме нәрсә булды? Хат инде әллә кайчан язылган булган, адашып кына йөргән. Үлем хәбәре соңрак килгән булган. Китте елаш, китте елаш. Менә шунда бик озак чирләдем. Әтинең үлгәненә чын-чынлап ышангач, ничек тә яшәргә тырыштык. Ә бер көнне әтиебез кулын аскан килеш кайтып кермәсенме! Бу 1945нең көзе иде. Әтине, авыр яралылар белән бергә вагонга төяп, тылга озатканнар. 10 көн аңсыз хәлендә барган ул, юлда аңына килгән. Читада, Хәлбун станциясендә  больницага барып  җитеп, анда  озак кына дәвалангач, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Аның ул кулы өйгә кайткач та бик озак төзәлде әле. Хат яза белми, грамота чамалы. Хат язу кайгысы да булмаган инде, исән булсам, кайтырмын дигән.

Әнисә Минһаҗева.

 Җәлил бистәсе 


Фикер өстәү