Моңа кадәр кайда булган бу гөмбә?

Авылда гөмбә сезоны апрель аенда чыга торган җыерчалы гөмбәләрне җыюдан башлана. Бу көннәрдә социаль челтәрләр, “сморчки”лар җыйдык әле, дип куанышып төшкән фотолар белән тулган. Карап торышка баш миен хәтерләткән бу гөмбәне ничек эшкәртәләр дә ничек ашыйлар? Кызык, моңа кадәр аны ничек күрмәгәнбез?
КДУның тарих факультетында укыган, студент елларында бер тулай торакта яшәгән Марат Әхмәтвәлиев та мулдан тапкан аны. Үзе әйтмешли, капчыклап җыймаса да, өенә тулы кәрҗиннәр белән кайткан. Сабада коткаручы булып эшли, һәвәскәр аучы ул.
–Урманга көн саен этем белән барам мин. Анда йөреп, җан тынычлыгы алам. Урманнан башка яши алмыйм. Элек тә күргәли идем бу гөмбәләрне, тик игътибар иткәнем генә булмады. Шулай бервакыт күрше урыс егетләре, бик тәмле гөмбә бит ул, дип мактагач, мин дә җыеп карадым. Кыздырып ашагач, бик ошады. Быел өченче тапкыр җыям инде, – ди Марат. – Теләсә кемгә очрамый ул. Бары юеш һәм усаклы урыннардан гына табарга мөмкин. Карлы урында чыга торган иң беренче гөмбәләр бу. Кояшта бик тиз шиңеп бетәләр. “Сморчки”ның бернинди корты да булмый. Менә хәзер Инстаграмга куйгач, район халкы да, безгә дә урынын күрсәт әле, дип кызыксына башлады. Быел беренче тапкыр маринадлап куйган идек. Безнең дә ашыйсы килә диючеләр күп. Гөмбәләр кешеләргә авыз иттерергә китәчәк.


Мараттан маринадлау өчен рецепт:
–Аны башта салкын суда юып, 15–20 минут бераз пешереп аласың. 500 мл су, 3 чәй кашыгы тоз, 2 чәй кашыгы шикәр комы, 3 лавр яфрагы, 5-6 кара борыч, 2–3 канәферне салып, кайнатасың. Һәр банкага 2 чәй кашыгы уксус, 2 төш сарымсак салып, ябып куясың.

Ашарга ярыймы, юкмы?
Резеда Бариева, биолог:
–Сморчки, ягъни жыерчалы гөмбәне студент вакытта кыр практикалары вакытында бик еш күрергә туры килде. Аны шартлы рәвештә ашарга яраклы гөмбәләр рәтенә кертәләр. Жыерчалы гөмбәдә агулы гиромитрин дигән матдә бар. Ул организмга эләккән очракта бавырның эшчәнлеген боза. Шунын өчен бу гөмбәне бик яхшылап эшкәртергә кирәк. Бик шикләнгән очракта ашамаска киңәш итәм. Тышкы кыяфәте буенча эшләпәсе баш миен хәтерләтә. Медицинада радикулитны, башка шундыерак авыртуларны дәвалаганда кулланганнарын беләм.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү