Бананнан гөлгә файда?!

Кибеттә сатыла торган бүлмә гөлләре өчен кыйммәтле ашламалар урынына арзан алмаш – банан бар. Мондый ашламаны теплицага чыгарып утырта торган үсентеләр өчен дә кулланырга була. Ул менә мондый тәртиптә ясала.
3 литрлы банкага 3 банан кабыгын турыйбыз, су белән тутырабыз. 3 – 10 көн дәвамында тотабыз. Аннан сөзеп, 1:1 исәбеннән чиста су кушабыз. Ашлама әзер! Монда азот, калий, фосфор, кальций, магний бар, ашлама гөлгә дә, туфракка да уңай йогынты ясаячак.


Фикер өстәү