Газетага язылу

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кызга бер көн һәм төнгә сузылачак сәфәргә мәхрамсыз чыгу тыела»

Җәй айларында гына түгел, ел әйләнәсе сәяхәт итә халык. Кышын эссе илләрне сайласа, җәен карлы таулар күрергә дип юлга кузгала. Ә динебездә сәяхәт итүгә караш нинди? Сәфәргә чыгуның нинди кагыйдәләре бар? Кайсы көнне юлга кузгалу хәерлерәк?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кызга бер көн һәм төнгә сузылачак сәфәргә мәхрамсыз чыгу тыела»
Фото: Татар-информ

Бу сорауларга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

 

– Рөстәм хәзрәт, динебездә сәяхәт итүгә караш нинди?

– Динебез сәяхәт итүне тыймый. Киресенчә, Коръәндә: «Җир буйлап йөрегез, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләрен күрегез, башка халыкларның тормышы белән танышыгыз», – диелгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә:  «Сәфәр кылыгыз – сәламәтлек, мал табарсыз», – дигән. Әмма һәр нәрсәнең кагыйдәсе булган кебек, сәфәрнең дә үз кануннары бар һәм алар үтәлергә тиеш. Теге яки бу сәяхәтебез бушка булырга тиеш түгел.

 

– Күпләр ял итәм дип, чит илгә сәяхәт кыла. Мондый сәяхәт бушка кылынган булып саналамы?

– Сәфәрнең берничә төре бар. Беренчесе гыйлем алу өчен кылына, икенчесе – кәсеп кылу, өченчесе – күңел ачу өчен. Динебез ял итү максатыннан кылынган сәфәрне дә тыймый. Әмма сәфәр Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен кылынсын. Төп нәрсә – ният. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем гыйлем алу өчен сәфәр чыкса, фәрештәләр шул кешенең аяк астына канатлар җәяр. Күктәге һәм җирдәге мәхлуклар, хәтта диңгездә булган кит балыгы да сәфәр чыккан кеше өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу кылуын сорарлар. Ул кешегә юл җиңеләер», – дигән.

 

– Ә хупланмаган яисә гомумән тыелган сәяхәтләр бармы?

– Әйткәнемчә, барысы да нияткә бәйле. Кеше гөнаһ кылу максаты белән юлга кузгала икән, бу, әлбәттә, тыелган. Мисалга, менә чит илгә барам да хәмер эчәм, чит-ятларга күз төшерәм, дип уйлый икән, аның бу сәфәре хупланмый.

 

– Кайсы көнне сәфәргә кузгалу хәерле?

– Сәфәрнең аерым көне юк. Әмма «Иң хәерле көн – пәнҗешәмбе» дигән хәдис бар. Сәфәр дигәндә, мөселман иң беренче үзенең намазлары турында онытмаска тиеш. Шуңа күрә намаз вакытында юлга кузгалу дөрес булмас. Тәһарәт алып, намазын укып, Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек сорап, юлга кузгалса, Раббыбыз аны ярдәменнән ташламас. Җомга намазын калдыру – шулай ук зур гөнаһ. Менә боларны истә тотып эш итәргә кирәк.

 

– Мөселман хатын-кызына ирсез генә сәяхәт итәргә ярыймы?

– Хатын-кыз ире яки абыйсы, я булмаса әтисе белән сәфәр кылса, хәерлерәк. Шәригать телендә ул мәхрам, ягъни юлдаш дип атала. Алар булмаган очракта, хатын-кызның иптәш кызы белән генә юлга кузгалуы хәерле гамәл түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә һәм Ахирәт көненә ышанган хатын-кызга мәхрам булган туганыннан башка бер көн һәм төнгә сузылачак сәфәргә чыгу тыела», – дигән.

 

– Ә туй сәяхәтенә динебез нинди карашта?

– Динебез аны да хуплый. Әмма төп таләп – сәяхәтнең хәләл булуы. Ир белән хатын юлга кузгалалар икән, иң беренче шарт – хатын-кызның да, ир-атның да гаурәте капланган булырга тиеш. Өендәме ул, мосафирлыктамы – шәригать кануннарын онытмаска кирәк. Юлда йөрү җиңел бирелми. «Сәфәр – газап китерә торган әйбернең бер өлеше», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.).

 

– Сәфәргә кузгалыр алдыннан нинди дога кылырга? Сәдака бирергәме?

– Сәфәр догасы уку тиешле. Төрле халыкның төрле йолалары, гадәтләре бар. Сәфәргә чыгучы артыннан су сибеп калучы халыклар да бар. Без, татарлар, юлга кузгалыр алдыннан утырып дога кылабыз. Шулай ук юл сәдакасы өләшү дә хәерле.

 

– Аллаһы Тәгалә мосафир юлын җиңеләйтә, дибез. Бу җиңеллек нәрсәләрдә чагыла соң?

– Иң беренчесе – намазларны кыскартып уку мөмкинлеге. Аның аерым шартлары бар. Мисалга, ара ераклыгы. Яшәгән урыныңнан 90 чакрым еракка китәсең икән, син мосафир саналасың. Шулай ук көн исәбе мөһим. Кеше бер урында 15 көнгә кадәр калырга ниятләсә, ул мосафир санала. Көннәр саны 15 тән артса, ул мосафирлыктан чыгып, намазларны тулысынча укырга тиеш була. Намазны укуга килгәндә, дүрт рәкәгатьле фарыз намазлар ике рәкәгатькә калдырылып укыла. Сөннәтләрне дә уку мөмкинлеге бар икән – укыйбыз, булмаса – калдырырга мөмкин. Бер хәдистә пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәфәрдә чакта намазларын берләштерүе хакында да сүзләр бар: «Рәсүлуллаһ сәфәрдә чакта ике намазны берләштерә иде. Ул, ахшам намазын укуны вакыты чыгарга бераз гына калганчы кичектереп, ахшамнан соң ук ястү намазын кылып, ахшам белән ястүне берләштерә иде».

 

Сәфәр догасы (юлга чыкканда укыла торган дога)

 

 «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр! Сүбхәнәлләҙий сәххара ләнәә һәҙә үә мәә күннәә ләһү мукъринийн, үә иннәә иләә раббинәә ләмүнкалибуун! Аллаһүммә, иннәә нәс'әлүкә фий сәфәринә һәҙәл-бирра үәт-тәкъүәә үә минәл-гамәли мәә тәръда. Аллаһүммә, һәүүин галәйнә сәфәранәә һәҙә, үәтуи ганнәә бүгдәһ! Аллаһүммә әнтәс-саахибү фис-сәфәр, үәл-халийфәтү фил-әһл. Аллаһүммә инний әгүүҙү бикә мин үәгҫә'ис-сәфәр, үә кә'әәбәтил-мәнҙар, үә сү'ил-мүнкаләби фил-мәәли үәл-әһл».

(Мәгънәсе: «Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Безгә моны буйсындырган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, без бит үзебез аны булдыра алмас идек. Хакыйкатьтә, без Раббыбызга кайтачакбыз! Әй Аллаһ! Без Синнән бу сәфәребездә изгелек, тәкъвалык һәм Син риза булырлык гамәлләрне үтәүне сорыйбыз! Әй Аллаһ! Бу сәфәребезне безгә җиңеләйт һәм аның ераклыгын безгә кыскарт! Әй Аллаһ! Син бу сәфәрдә юлдаш һәм гаиләнең халифе. Әй Аллаһ! Сиңа сыенам сәфәрнең кыенлыгыннан, начар нәрсәләрне күреп кайгырудан, байлык һәм гаиләгә бәйле бөтен начарлыктан!»)

 

Юл әдәбе

 

Юлда кылына торган әдәпсезлекләр

 

1. Кеше йөри торган юлда утырып яки басып тору, башкаларга комачаулык тудыру – мәкруһ.

2. Юлга чүп-чар ташлау.

3. Йөргәндә төкерү, какыру. Төкерергә зур ихтыяҗ булса, алдыңа да, уң ягыңа да түгел, ә сул җилкә аша төкерү рөхсәт ителә.

 

Сәфәр әдәбе

 

1. Сәфәргә чыгар алдыннан изге кешеләр белән киңәшү.

2. Юлга хәерле иптәшләр белән бергә чыгу.

3. Үзең генә озын сәфәргә чыгу – мәкруһ.

4. Юлда кешеләргә мөмкин кадәр булышу (хәтта алар кяфер булсалар да).

5. Өч яки күбрәк кеше юлга чыкканда, аларның берсен әмир (старший) итеп сайлап кую. (Өч кешелек төркем – иң тотрыксыз төркем. Алар арасында фетнә (бәхәс) чыгу мөмкинлеге зуррак.)

6. Сәфәргә пәнҗешәмбе көнне чыгу хәерле.

7. Сәфәргә иртән чыгу хәерлерәк.

8. Юлга чыккач, укыла торган сәфәр догасы: «Сүбехәәнәлләзии сәххара ләнәә һәзәә үә мәә күннәә ләһүү мүкъриниин. Үә иннәә иләә Раббинәә ләмүңңкалибүүн».

 

Коръән хәдисләре

 

«Диңгезләрнең барча байлыкларыннан файдаланырга Аллаһы сезгә ирек бирде, диңгезләрдә кәсеп белән йөргән вакытыгызда, корабларыгыз Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм әмере белән йөридер, Аллаһы Тәгаләнең ошбу нигъмәтләренә шаять шөкер итәрсез. Дәһи Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсәләрне Үзеннән рәхмәт итеп сезгә мөсәхәр итте, ягъни сезнең өчен бар итте. Уйлап фикерләп карый белгән кешеләр өчен бу эшләрдә галәмәтләр бардыр». («Әл-Җәсия (Тезләнү)» сүрәсе, 12–13 нче аятьләр)

Хәдис

«Сәфәр – газап китерә торган нәрсәнең бер өлеше, чөнки теләсә кайсыгызны ул азык, эчемлек һәм йокы белән тулысынча ләззәтләнү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Шуңа күрә сездән кайсыгыз сәфәренең максатына ирешсә, шул гаиләсенә әйләнеп кайтырга ашыксын».

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре