Фитыр сәдакәсен ризыклата бирергә ярыймы?

Фитыр сәдакәсен, акчалата бирү мөмкинлеге булмаганда, өйдә булган ризыклардан билгеле бер суммага җыеп, ризыклата бирергә ярыймы?
Ә. Җәләлова. Казан

Сорауга башкалабыздагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирә:
– Әйе, безнең мәзһәб буенча фитыр, зәкят, гошер сәдакәсен дә нәрсә белән телисең, шуның белән бирергә мөмкин. Иң мөһиме: суммасы туры килсен. Акча, ризык, кием белән дә ярый. Нәрсә белән теләсәң, шуның белән бирергә була.

Рәшит Минһаҗ әзерләде


Фикер өстәү