Татарстанда барлык медицина оешмалары да 12 майдан ике юнәлеш буенча эшчәнлекләрен башлап җибәрәчәк. Бу хакта брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Беренче юнәлеш — декретацияләнгән контингентны алдан язылу һәм барлык кирәкле иминлек чараларын үтәп медицина тикшерүләрен үткәрү. Сүз азык-төлек продуктларын һәм эчәргә яраклы суны җитештерү һәм сату, балаларны тәрбияләү һәм укыту, коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрендә эшләүче кешеләр турында бара.
«Икенче юнәлеш — без балаларны планлы вакцинацияләүне яңадан башлап җибәрәбез. Моның өчен балалар поликлиникалары участокларда вакцинация вакытының кемгә килеп җитүен анализларга һәм балаларны алдан язылу буенча чакырырга тиеш», — диде Патяшина.
Поликлиникаларда кешеләр күп җыелуны һәм чират булдырмау таләп ителә. Термометрияне үткәрергә һәм пациентлардан анамнез җыярга кирәк, дип ассызыклады спикер.