Акча басып кына хәлне төзәтү мөмкин булырмы?

Россия икътисады да мәҗбүри тукталыш фонында зур югалтулар кичерә, билгеле. Икътисадның түбәнгә тәгәрәвен белгечләр төрлечә бәяли. Рәсми хәбәрләр җиңелчә түнтәрелеш фаразласалар, бәйсез аналитиклар түбәнәюнең ике урынлы саннарын атыйлар. Фаразларның кайсы гына дөрес булмасын, бюджетка да, икътисадка да триллионлаган сум акча җитмәячәк. Әлегә федераль Хөкүмәт нык тора: бюджетның чыгымнар өлешен киметмәскә тырыша. Әмма казна акчасын тотканда, керемнәр кимү сәбәпле, бюджет дефициты дигән киртәгә килеп терәләсең һәм… бушлыкны ниндидер акча белән тутырыр­га кирәк була. Мондый кризислар вакытына дип җыеп куйган Милли байлык фонды бар. Тик Мәскәүдә әлегә «кара көн»гә дип тупланган маяга кагылмый торырга тырышалар. Бюджет өчен акча табуның тагын бер генә ысулы кала хәзерге вакытта: станокны эшкә җигү. Американнар юлын сайлау ягъни. Россиянең дәүләт әҗәте әлегә янкиларныкы кадәр зур түгел, Кытайныкыннан да бик күп тапкырга калыша. Шулай булгач, акча басып, хәлне төзәтү мөмкин булып тоела. Тик безнең икътисад та күпкә зәгыйфьрәк, акчабыз да резерв валютасы түгел.

Финанс министрлыгы нефть 30 доллар торганда, бюджетка 4,4 триллион сум акча җитмәс дип санаган, ягъни бюджет дефициты 21 процент тәшкил итәчәк. Бик оптимистик хисап бу. Үзәк банк менә шул җитмәгән саннарны акча басып капларга җыена. Моны гадәттә болайрак эшлиләр: басылган акчага дәүләт облигацияләрен сатып алалар. Әмма Россия законнары Үзәк банкка Хөкүмәтнең әҗәт кәгазьләрен турыдан-туры сатып алырга рөхсәт итми. Станоктан төшкән яңа акчалар банклар карынына ыргытылырга тиеш. Банклар үз чиратында заем кәгазьләре сатып алалар. Без беләбез бит инде: банкирларга акча бирсәң, алар аны долларга әйләндереп, чит илгә чыгарырга ярата. 2014 елда «Роснефть»кә дип биргән акча белән шулай кыландылар һәм валюта паникасы булды. Менә шундый хәл булмасын өчен, Үзәк банк акчаны репо дигән схема буенча бирә хәзер банкларга. Репо ысулы ярдәмендә акча алу өчен, банкның залогы булырга тиеш. Залог итеп бары тик федераль Хөкүмәтнең әҗәт кәгазьләрен һәм кредит рейтингы югары булган төбәкләр чыгарган облигацияләрне генә кабул итәчәкләр. Банклар, акча алу өчен, тәләсәләр дә, теләмәсәләр дә, заем кәгазьләре сатып алырга мәҗбүр булачак. Бюджет менә шундый хәйләкәр ысул белән тулыландырылыр дип уйланыла. Схема дөрес эшләсә, валюта түнтәрелеше дә булмый, Хөкүмәт тә акчалы, Милли байлык фонды да үз урынында. Үзәк банк репо буенча акчаны май ахырында өләшә башлый һәм без шул чакта күрербез: кризисның күзен буу уңышлы барып чыгармы, юкмы? Дөрес, җитмәгән акчаның бер өлешен – 2 триллион сумны Милли байлык фондыннан алачаклар. Үткән ел тотылып бетмәгән 1 триллион сум  запас акча да бар икән әле. Димәк, Үзәк банкка өстәмә 1 – 1,5 триллион сум гына басарга туры киләчәк. Әҗәткә яшәү алдагы елларның икмәген бүген ашап кую кебек бит инде ул. Димәк, кризисны җиңмибез, берникадәр киләчәккә күчереп кенә торабыз. Моның аянычлы нәтиҗәләре кайчан булса да бер күренәчәк, әлбәттә. Әмма безгә әлегә бүгенге көндә аякта басып тору мөһим.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү