Канада табибы Майк ТРЭЯН: «Коронавирус белән авыручылар яшәргә теләмәүләрен әйтәләр»

Коронавирус аркасында килеп чыккан катлаулы вазгыятьтә медицина хезмәткәрләренең барысы да тыгыз, киеренке халәттә эшли. Аларга гаиләләре, якыннары белән очрашудан тыелып, өйләреннән аерылып торырга туры килә. Натали Трэян белән дә шундый ук хәл: ул үзе Орел шәһәрендә, ә ире Канадада калган. “Ирем белән ике ел бергә булсак та, шуның 10 аен гына бергә үткәрдек”, − дип шаярта ул.

Наталиның тормыш иптәше Майк Трэян Канаданың Монреаль шәһәрендәге бер сырхауханәсендә эшли. Тере аралашуны телефон, социаль челтәрләр алмаштырган. Майк хезмәтеннән бушаган арада хатынына видеога төшереп, хәлләре белән уртаклаша. Шундый бер мөрәҗәгатен Натали безгә дә күрсәтте. “Иремнең ярдәм итүгә корылган һөнәре гомерләрне саклау юнәлешен алды. Майк коронавируслы авырулар белән эшләргә карар кылгач, бик борчылдым, әмма аның фикере белән килештем. Бу – дөрес адым икәнен аңладым. Яраткан кешем булгач, аңа терәк булырга тиеш бит мин”, – дип горурлана Натали.

Хәлләр Россия, Италия, АКШта гына катлаулы дию дөрес булмас. Натали әйтүенчә, хәлләр кайда да бер чама. “Медицина вәкилләрен саклау минималь дәрәҗәдә генә. Аларның иммунитетлары нык булуына ышанасы гына кала инде”, – дип борчылуын белдерде ул.

Видеода Майк Россия халкына сәлам юллый, үзен физиотерапевт дип таныштыра.

  • − Моңа кадәр Альцгеймер, Паркинсон һәм башка неврологик авырулардан интегүчеләр белән эшли идем. Әмма коронавирус инфекциясе һәркемнең һөнәри мөмкинлекләрне бераз киңәйтте шул. Март азагында Монреаль карантин шартларына күчте. Мин эшләгән залны яптылар. Шунлыктан физиотерапия белән сырхауханәдә шөгыльләнергә карар кылдым. Неврология бүлегендә COVID-19 диагнозы расланган кешеләр шактый иде. Әмма аларга физиотерапия кирәкми. Мин физиотерапевттан инфекционист, психологка әйләндем. 70 яшьтән өлкәнрәк авырулар яткан катта эшлим. Авыручылар күп. Кайберләре болай яшәргә теләмим, ди. Мондый өлкән яшьтә, неврологик авыруларың да булса, вирусны җиңүе кыенрак шул.  Инфекция йоктырган пациентларның палаталарында кызыл “плюс” тамгасы куелган. Коридорда коронавируслы сырхаулар өчен һәм коронавирусы булмаганнар өчен аерым урындыклар каралган, маркировкаланган. Вирусның көченә үзем аның белән очрашмыйча ышанмаган идем. Телевизордан күрсәткәннәргә дә ышанмадым. Вазгыятьне күпертәләр дип уйладым. Асылда исә вирусның менә-менә хастаханәдә чыгарга тиешле кешене дә аяктан егарга сәләтле булуына инандым. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! – ди Майк.

Натали әйтүенчә, иреннән шактый позитив хәбәрләрне кабул итүе аеруча куандыра. Кешеләрнең терелүе, алар арасында өлкән буынның да булуы өмет бирә. “Майк авыруларның хәлләре белән дә уртаклаша. Апрель азагында 93 яшьлек бер ханым коронавирус аркасында үлеп киткән. Вирус булмаса, әле тагын да яшәр иде ул, ди. Күңеллерәк яңалыкларны да әйтә. Мәсәлән, 75 яшендә комадан айнып, савыгып, биеп торган бабайны видеога төшереп җибәргәч, йөземдә елмаюым китмәде. Аларга карап Майкның шатлануы миңа да рәхәт”,  – ди Трэян.

Натали ире өчен борчылып торса да, аның игелекле һөнәр иясе һәм кешеләрне коткаручы булуы белән горурлана. “Безгә якыннарыбызга терәк булу һәм ышанырга гына кала!” – ди ул.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Натали Трэянның архивыннан

 


Фикер өстәү