БДИ күчерелә, ә 9 сыйныфлар рус теле белән математикадан мәҗбүри имтихан бирмәячәк

Россия Мәгърифәт министрлыгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруны соңрак вакытка күчерү турында карар кабул иткән. Ведомствоның матбугат хезмәте бастырып чыгарган белдерүдә шул хакта әйтелә. “2020 елда бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытына үзгәреш кертеләчәк һәм 8 июньнән соңрак вакытка күчереләчәк”, – диелә хәбәрдә.

Мәгърифәт министры урынбасары Виктор Басюк әйтүенчә, әлеге карар сәламәтлек саклау органнарының илдәге эпидемиологик хәлләргә һәм балаларның, педагогларның сәламәтлеген саклау максатындагы таләпләргә бәйле тәкъдимнәренә нигезләнеп кабул ителгән. Бердәм дәүләт имтиханнарының башлану көне якын араларда игълан ителәчәк.
Ведомствода шулай ук югары уку йортларына керүне планлаштырмаган 11 нче сыйныф укучыларының аттестатларына ел йомгаклары буенча билгеләр куелырга мөмкин булуы билгеләп үтелгән.
Сүз уңаеннан, тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнарны үткәрмәүнең ниятләнелүен тагын бер кат искә төшерик.
“Рособрнадзор”да билгеләп үтелгәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарын август аена күчерү мөмкинлеге карала.


Фикер өстәү