Әкиятче Нурия Сәйяр: «Дәү әтиемне башта атканнар, исән калганын күргәч, яндырып үтергәннәр»

Язучы, журналист Нурия Сәйяр әкият җыентыклары өчен Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек булды. Моннан өч ел элек ул «Иң укылышлы китап» бәйгесендә җиңеп чыккан иде. Әкият язучылар бик сирәк.

 

Ә менә Нурия, хәтта башымда туган сюжетларымны теркәп барырга өлгерә алмыйм, язам да язам, ди. Аның дүрт әкиятләр җыентыгын өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп укый. Әкияти пьесалары тупланган китабы нәшриятта чират көтеп ята. Режиссер Нурания Җамали аның «Су кызы» һәм «Хан кызы Нурсолтан» әкиятләре буенча телевизион фильм төшерде. Нурия ханым иҗатын кайчандыр хикәя язудан башлаган. Хәзер исә әкияттән башка тормышын күз алдына да китерә алмый.

:: Нурия ханым, ялган сөйләшә башласалар, күп кеше, әкият сөйләп утырма инде, дип әйтергә ярата. Бу әкиятнең төрле уйдырмаларга корылуына ишарәме?

– Чыннан да, беренче карашка әкият ул – уйлап чыгарылган могҗиза кебек. Әмма аларның нигезендә чынбарлык ята. Башка жанрлардан аермалы буларак, монда нинди булса тарихны сөйләп чыгу турында гына сүз бармый. Халык әкиятләрен искә төшерик әле. Аларның һәрберсендә каршылыклы көчләр бар: яхшылык һәм явызлык, матурлык һәм ямьсезлек… Кыскасы, уңай һәм тискәре образлар. Ахыр чиктә уңай образларның җиңеп чыгуы тәрбияви әһәмияткә ия дә инде. Әкият яхшылыкка өмет уята.

:: Сез үзегезне ни сәбәпле әкият дөньясына кереп киттем дип уйлыйсыз?

– Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмыйдыр, мөгаен. Бәлки, тирән кичерешләр дә сәбәпчедер моңа. Үзеңнеке генә түгел, буыннан-буынга килгәннәре көннәрдән беркөнне язгы ташу кебек ерылып китәдер. Мин, мәсәлән, беренче әкиятемне дәү әтием Газиз Шамматовка багышлап язган идем. Әкият язам дип түгел, нәсел-нәсәп турында уйланып йөри торгач, үзеннән-үзе килеп чыкты ул. Сәнәкчеләр бунты вакытында Актаныш районындагы Такталачык авылында аклар 25 кызылармиячене, өч укытучыны, китапханәче булып эшләгән дәү әтиемне аталар. Дәү әтиемнең исән калганын күргәч, яндырып үтерәләр. Сер бирмәс егет образын тудырырга тырыштым мин «Бәхет» дип аталган бу әкиятемдә. Дәү әнием Мөсәббиханың сөйләгәннәре истә калган. Бер мөгаллимәне яланаяк килеш, кыйный-кыйный авыл буйлап йөртәләр. Аннан бәкегә салып батыралар. Боз кырыена куллары белән ябышкач, кылыч белән бармакларын чабып өзәләр. Икенче көнне дәү әниемне дә атарга тиеш булалар. Ул бик матур итеп күлмәкләр тегә торган булган. Шул яхшылыгы өчен мулла хатыны аны коткарып кала. Ат арбасындагы солы астына яшереп, төнлә белән авылдан алып чыгарга булыша. «Акгвардиячеләр, атны туктатып, сәнәк белән солыга төртеп-төртеп карадылар», – дип сөйли иде дәү әнием. Бу вакытта ул әнием Рәисә белән биш айлык көмәнле була. Чынбарлык, әмма әкият кебек могҗизалар белән туп-тулы язмыш…

:: Үзегез дә шактый зур сынауларга дучар булгансыз…

– Көне-төне китап укуымны, малайлар белән агач, койма башларыннан сикереп йөрүемне исәпкә алмасам, башкалардан берни белән аерылмый идем кебек. Пермь өлкәсенең татарлар тупланып яшәгән Барда районыннан бул­ган­га, Татарстаннан язучылар, шагыйрьләр күп килә иде. Болары – мәктәп елларындагы иң бәхетле мизгелләр. Әнә шундый очрашулар мине Казанга, университетның журналистика бүлегенә алып килде. Әмма мине монда бәхетсезлек көтеп торган икән. 19 яшемдә, ике мотоцикл бәрелешеп, юл һәлакәтенә эләктем. Каты җәрәхәтләр алып, аңымны җуйганмын. Тәнемне әллә ничә җирдән теккәннәр, операцияләр ясаганнар. Кыскасы, ике айдан артык хастаханәдә яттым. Шунда бер нәрсәне бик нык хәтерлим. Күктә очып, үземне күзәтәм икән. Бервакыт, шап иттереп, җиргә килеп төштем. Хушлашырга дип, бер-бер артлы туганнарым, дусларым килә башлады. Ә минем китәсем килми. Ходайга, аягыма баса алмасам да, исән генә калдыр, әнием­не, туганнарымны читтән генә күзәтеп утырырмын, дип ялварам. Шөкер, исән калдым. Аягыма да бастым.

:: Иҗат итүегезне туктатмагансыздыр инде?

– Мәктәптә язылган бер-ике хикәядән кала башламаган да идем шикелле. Мин иҗат итәргә бик соң тотындым. Мөгаен, чын әсәрләр язар өчен җитлегүем кирәк булгандыр. Аңа кадәрге яшәвем тормыш көтәр өчен көрәштән гыйбарәт. 26 яшемдә кияүгә чыгып, тупырдап торган бер малай алып кайттым. Әмма гаилә тормышы барып чыкмады. Улым белән тулай торакта яшәп калдык. Авыл хуҗалыгы институтына эшкә урнаштым. Бушлай фатир алу бик авыр дигәч, кооперативка чиратка бастым. Тиенләп акча җыя башладым. Төп эшемнән гайре бәйләү түгәрәге алып барам. Өстәмә рәвештә җыештыручы булып та эшлим. Үзем студентлардан оялам. Шуңа күрә кич, алар кайтып киткәч кенә җыештырам. Шулай тырыша торгач, 40 яшемдә фатирлы булдым. Әмма аның бәясен түләп бетерәсе дә бар бит әле. Акча дия-дия, улыма игътибарның кимүен дә сизәм. Шулай аптырап йөргәндә, мине дә мәктәп директоры чакыртып алды. Баксаң, улым татар теле дәресләренә йөрми башлаган икән. Шөкер, гел яхшы кешеләр очрады юлымда. Сөйләшеп киттек. Мине аңлады ул. Улыңны күз уңында тотарсың дип, хәтта эш тәкъдим итте. Институтта эшем өйләдән соң гына булганга, иртә белән дәресләр алдым. Баксаң, укытучылар укыта алмаган иң авыр сыйныфны биргәннәр икән. Беркөнне тәнәфестә сугышып китте болар. Ә мин тышкы яктан сер бирмәгән булып, чарасызлыктан ниш­ләргә белмичә, аякны аякка куйдым да, имеш, рәхәтләнеп күзәтеп утырам. Бервакыт үзләре аптырап туктадылар. «Ник директорны чакырмыйсыз?» – диләр. Берни булмаган кыяфәт чыгарып: «Җиңүче юк бит әле. Кемне котларга соң?» – дигән булам. Шуннан дуслашып киттек. Икенче елны бу мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып килдем. Аннан милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифасын башкардым.

:: Сезнең «Бәхетлеләр илендә» дигән беренче китабыгыз да нәкъ менә балалар белән әвәрә килгән шушы елларда язылды бугай. Аннан тагын «югалдыгыз» кебек?

– Инде барысы да җайланды дигәндә, язмыш тагын тез астына китереп сукты: әниемдә начар чир таптылар. Яшәү өчен бергәләп өч ел көрәштек. Әнием вафат булганнан соң, үземдә дә үзгәрешләр сизә башладым. Табиб­лар «яман чир» дип капылт кына әйттеләр. Шуннан үз эчемә бикләндем, кешеләр белән аралашмый башладым. Гомумән, ул вакытта бу чир турында сөйләшергә ярамый кебек иде. Мин шулай итеп китәргә, хушлашырга әзерләндем. Улым институтны тәмамлап, эшли башлаган иде. Үзен үзе карар, югалмас дип күңелемне юаттым. Бәхетемәдер инде, шул вакытта әниемнең энесе көчләп диярлек табиб-хирург Фоат Әхмәтҗанов янына алып барды.  

:: Тормышыгыздагы мондый үзгәрешләр сезне һөнәр алыштыруга да алып килде булса кирәк?

– Операциядән соң биш айга эштән азат иттеләр. Акылдан шашар дәрәҗәгә җиткәч, өч айдан чыгаруларын сорадым. Мәктәпкә, балалар каршына барырга җөрьәт итмәдем. Мине авыру апа дип кенә кабул итәрләр кебек тоелды. «Мәдәни җомга» газетасы коллективы мине үзенә алды, аңларга тырышты. Бер ел бигрәк тә авыр булды. Шулай да мөхәрриребез Зиннур Мансуров белән җавап­лы сәркатип Газинур Морат ярдәменнән ташламадылар, әрләмәделәр. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Шулай туры килүен күреп тор әле: газетада минем иң беренче командировкам Актаныш районына булды. Әкият язучыларны туплаган Нур Баян фестиваленә җибәрделәр. Һәм мин шунда үземне кабат әкият иленә әйләнеп кайттым кебек сиздем. Сер бирмәс егетем – дәү әтием көч бирде. Ул елны, фестивальгә дип, балалар әкиятләр язган иде. «Яхшы гына язмалар бар, әйдәгез, китап итеп чыгарыйк, дип тәкъдим керттем. Барысын да диярлек әкият калыбына салдым. Шулай итеп, Актаныш балаларының 57 әкияте тупланган «Аккошлар илендә» дигән җыентык пәйда булды.

:: Нурия ханым, сезнең әкият иленә кереп китүегез дә бәхет төшенчәсеннән башланган иде. Сез бүген
бәхет­леме?

– Бәлки, кайберәүләр өчен җавабым бик самими тоелыр. Минем өчен бәхет – ул беренче чиратта яши алуым, җиргә басып йөри алуым. Шөкер, гаиләм бар. Улым Рөстәм белән киленем Алсу бик тату яшиләр, ике бала үстерә­ләр. Онык­ларым Кәрим белән Сәйдә янәшәмдә булырга яраталар. Мин аларга үз туган телемдә әкиятләр сөйлим. Моны бәхет түгел дип кем әйтә ала? Язучы, әгәр китапларын укысалар, үзен бик бәхетле итеп тоя. 2017 елны «Иң укылышлы китап» бәйгесендә җиңүемне телефоннан шалтыратып әйттеләр. Шунда мин үзем өчен сөенүдән битәр, кара әле, халык, бигрәк тә балалар китап укый икән дип нык гаҗәп­ләндем. Югыйсә, районнарга чыгып, очрашулар да оештырып йөрмәгән идем. Миңа әкиятләр үзләре яшәргә ярдәм итә бугай. Иң яраткан әкиятем – Андерсенның «Русалочка»сы. Су кызының аягыннан кан саркый, әмма ул авыртуын сиздермичә, яратканы белән елмая-елмая бии. Мин авыр мизгелләрдә никтер шул Су кызын күз алдына китерәм. «Нык бул, бирешмә!» – дип үз-үземә дәшәм.

Әңгәмәдәш – Фәния ӘХМӘТҖАНОВА


Фикер өстәү