Татарстанда бер ана яңа туган сабыен ач тотып интектергән

Зәйдә яшәүче бер хатынны яңа туган кызын ач тотуда гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, март аенда Зәйдә яшәүче 23 яшьлек кыз бала табып, аны карый алмаган. Хатын кыз баласын юындырмый, аның туклану режимын үтәми, ә кайчагында бөтенләй ачлык белән тилмерткән.

Май аенда күршесе исерек килеш йоклап киткән әнисе астыннан сабыйны тартып чыгара. Баланы азат иткәч, күршесе ашыгыч ярдәм чакырта. Табиблар баланың тәнендә гематомалар барлыгын терки. Хәзер кызны әнисеннән алып, хастаханәгә медиклар күзәтүе астына җибәрәләр. «Балигъ булмаганны газаплау»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү