Уен мәйданчыклары: алар нинди булыр?

Республикада “Безнең ишегалды” программасы дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, әлеге эш республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның кысаларында балалар мәйданчыкларын яңарту да каралган. Республика шәһәр-районнарында уен мәйданчыклары нинди булыр? Аларны ничек итеп төзесәң, куллану озакка җитәчәк? Бу һәм башка күп кенә проблемалар хакында онлайн сөйләшү булды. Анда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман – Бекмамбетова, “ГОРОД” халыкны өйрәтү, тирә-якны яшелләндерү һәм төзекләндерү ассоциациясенең техник һәм суд эксперты Наталья Зинченко һәм “Дружба” архитектура бюросы белгече Белла Филатова катнашты.

– Татарстанда нейтраль балалар мәйданчыклары урнаштырылачак. Әгәр бала паркка елга берничә тапкыр килсә, хан сарае һәм корабль формасындагы мәйданчыклар балада соклану тудыра. Әгәр бала мәйданчыкка атнага берничә тапкыр килә икән, баланың уен темасы үзгәрүен күрәбез. Бала өчен һәркөн кызыклы булган урын кирәк”, – ди Белла Филатова. –Без тематик мәйданчыкны ишегалдына түгел, паркларга куерга тиеш.

Балаларга нинди мәйданчык кирәклеге хакында озак сөйләделәр. Белгечләр фикеренчә, сабыйлар нинди генә кыйммәтле уенчык алсаң да, аның белән бер-ике уйный да, ташлый. Ә менә берәр таш кисәге, ниндидер сындырылып ташланган таякны үз итә. Татарстанда булачак мәйданчыклар гадилеге белән аерылып торачак. Шул исәптән ул ял итәр өчен дә, балаларга уйнар өчен дә уңайлы булыр дип көтәләр. Белла Филатова фикеренчә, сабыйларга бу тирәлек уйнар өчен генә түгел, үсеш өчен дә кирәк. Белгеч, яшүсмерләр хакында да онытмаска кирәк, ди.

– Яшенә карап, ул балага да кызыклы урын табылырга тиеш, – ди ул.

Наталья Зинченко исә сүзен, рәхмәттән башлады.

– Наталия Львовна, Татарстандагы ишегалларын төзекләндерү өчен уйланылган яңа алымыгыз өчен рәхмәт! Бүген сезнең эшегезгә шаккаттык.

Сезнең республика кебек товар җитештерүчеләрне сайлап алучылар бик аз, – ди ул. Сүз уңаеннан, Наталия Фишман-Бекмамбетова исә, халыкара сертификаты булмаган җитештерүчеләр белән эшләмәүләрен дә әйтте.

Шулай ук республика халкының балалар мәйданчыгында ком урынына резин катлау куюларны соравын да җиткерде. Янәсе, бала егылып китсә дә, киеме пычранмый. Баштарак резин катлау куелыр дип уйласалар, экспертлар бу карардан баш тарткан. Чөнки, резин катлауның начар яклары күп икән.

– Резин катлау кояшта кыза. Тиз ашала. Ике метр биеклектән егылып төшсәң, имгәнүең бар. Ә ком түшәгән очракта бәла-каза булмый калырга да мөмкин. Программа тәмамлангач, резин катлау искергәч, аны алыштыру өчен кемгә мөрәҗәгать итәсең. Комны исә, шул ишегалдында яшәүчеләр бергәләп җыелышып та, идарәче оешмалар да кайтарта ала. Ишегалдын тәртиптә тотуны алар кайгырта, – ди Президент ярдәмчесе.

Очрашуда уен мәданчыкларын төзекләндерелгәч, аны гел тәртиптә тотарга кирәклеге, нинди җиһазларның куркынычсыз икәнлеген дә әйттеләр. Кыскасы, республика ишегаларында мәйданчыклар тиешле таләпләргә генә түгел, һәр баланың күңеленә дә хуш киләчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү