Миңнеханов Татарстанны гадәти тормышка кайтарырга кушты

Татарстан халкы коронавирус инфекциясе шартларында яшәргә һәм эшләргә өйрәнергә тиеш. Предприятиеләрнең эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, саклану чараларын үтәгән очракта инфекцияне йоктыру куркынычы бик аз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта шул хакта хәбәр итте.

«Без коронавирус инфекциясе һәм алда көтелгән башка сынаулар шартларында яшәргә өйрәнергә тиеш. Изоляция безгә өйрәнү, медицина һәм кешеләрне әзерләү өчен кирәк булды. Без инде бүген ничек көрәшергә икәнлеген беләбез. Без чирнең азып китүенә юл куярга тиеш түгел. Предприятиеләрнең өзлексез җитештерү, төзелеш комплексы режимындагы эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, барлык нормалар да үтәлгән очракта бернинди проблема да булмаячак. Шунлыктан тулы көчкә эшлибез, үзебезгә йөкләнгән барлык вазифаларны үтибез, үзебезнең үрнәк белән әлеге сынауларга тәңгәл килергә тиешлегебезне күрсәтәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина утырышта хәбәр иткәнчә, 16 майга Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 2148 очрагы (шуның 84е – узган тәүлектә) теркәлгән. 1108 кеше (шуларның 102се – узган тәүлектә) терелгән.

 


Фикер өстәү