Берлиннан кайткан 22 кешене «Ливадия» шифаханәсендәге обсервациядән чыгаралар

Берлиннан кайткан 22 кеше бүген «Ливадия» шифаханәсендә обсервациядән соң өйләренә кайтып китәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Бүген «Ливадия» шифаханәсеннән 22 кеше чыга. Алар Берлиннан кайткан һәм ике атна элек обсервациягә урнаштырылган иде», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Галимова обсервациядән чыгучылар тестлары яңа төр Covid-19 коронавирусына тискәре нәтиҗә биргәнлеген әйтте.

Элегрәк «Татар-информ» 4 майда «Ливадия» шифаханәсенә ике атналык обсервациягә Берлиннан кайткан 27 россияле, шул исәптән 22 татарстанлы урнаштырылуын хәбәр иткән иде.

 


Фикер өстәү