Тузганак балын җыеп калырга өлгер

Беренче ысул

Берничә йөз данә тузганак чәчәге җыябыз, юабыз. Иттарткыч аша ике лимон чыгарабыз. Тирән савытка 1 литрдан артык су, лимон, сары чәчәкләрне салып кайнатабыз. Кайнап чыкканнан соң, берничә минут тотабыз һәм бер көн төнәтәбез. Шуннан соң 2,5 кг шикәр комы салып, 1,5 сәгать кайнатабыз. Суынганнан соң банкаларга тутырып куябыз. Мондый балны озак сакларга киңәш ителми.

Икенче ысул

1 литр суга 200 баш тузаганак чәчәге, кабыгыннан арчылган лимон салып, салмак утта кайнатырга. Аннан марля аша сөзеп, 1 кг шикәр комы өстәргә һәм кабат кайнатырга.

  • Тузганактан кайнатма

400гә якын тузганак чәчәге, 6 стакан шикәр комы, 8 чәй кашыгы пектин порошогы, 6 стакан су, 1 лимон кирәк булачак.

Чәчәкләрне юып, суга салып, кайнатып чыгаралар. Кайнап чыккач та 10 минут уртача утта тотарга кирәк. Уттан алып суыталар һәм төнгә калдыралар. Аннан сөзеп, шикәр комы кушалар, ул эреп беткәнче, акрын утка куеп торалар. Уттан алып суыталар. Суынгач, пектин порошогы салып, куерганчы тагын җылыталар. Лимон согы салгач, уттан алалар. Кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салырга киңәш ителә. Салкын урында сакларга кирәк.

  • Тузганактан мазь

Пешкәннән соң, төрле бөҗәкләр тешләгән, имгәнгән урыннарга сөртү өчен мондый мазь бер дигән була. Аны ясау да бик ансат. 20 данә тузганак чәчәген ваклап изәргә, шуңа кечкенә суганны вак итеп турап өстәргә, яхшылап болгатырга. Әзер массага 1 стакан үсемлек мае кушарга. Сүрән утта кайнатырга. Суынган катнашманы марля аша берничә кат сөзәргә. Мазьны суыткычта сакларга.

  • Яшел салат

Кирәк булыр: яшь тузганак яфраклары, кычыткан, яшь редис, кыяклы яшел суган, укроп, петрушка, үсемлек мае, лимон согы, тоз. Яшел тәмләткечләрне ваклап, редисны түгәрәкләп турап, барысын бергә кушасы һәм үсемлек мае, тоз, лимон согы кушып болгатасы.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү