Битлек, пирчәткәне чүплеккә ташларга ярыймы?

Коронавирустан саклану максатыннан киелә торган торган битлек, пирчәткәләрне чүплеккә гадәти чүп-чар белән бергә ыргытырга ярыймы? Чүплектә вируслар таралып ятмыймы?Соңгы вакытта халыкны әнә шундый сорау кызыксындыра башлады.
Бөтенроссия сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович, коронавирустан кулланылган битлекләрне башка көнкүреш калдыклары белән ташларга ярый дип белдерде.
– Битлекләрне салганда гына куркыныч тудыра, күпмедер вакыттан соң юк диярлек. Ә менә пирчәткәләр буенча уздырылган фәнни тикшерүләр әлегә юк. Бу битлекләрне ешрак куллануга бәйле, – дип әйткән белгеч.
Бу сорауга җавапны Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсеннән дә белештек. Анда безгә, пичәткәләр буенча таләпләр юк, диделәр. Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген исә аерым пакетка салып чүп чиләгенә ташларга кирәк.
– Битлекләрне куллану, кулларны еш юганда, дезинфекцияләгәндә, шулай ук кешеләр белән аралашмаганда гына нәтиҗә бирә. Ике-өч сәгатьтән соң аны алыштырырга кирәк. Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен кабат кияргә ярамый. Өй шартларында тегелгәнен сабын белән юып,яхшылап үтүкләргә кирәк. Битлек эшкәрткәннән соң дымлы булып калырга тиеш түгел, – дип белдерделәр идарәдә.

Сәрия Мифтахова

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү