Татарстанда 1 мең ишегалдының «язмышы» хәл ителәчәк

«Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк 1 мең ишегалдының язмышын хәл итү тәмамланды. Билгеле булганча, бу мәсьәләдә халыкның фикерен белделәр.
Коронавируска бәйле вазгыять аркасында фикерләшү дистанцион рәвештә тормышка ашырылды. dvor.tatar сайтына 5,5 меңнән артык комментарий калдырылган, 8(800)27-5-2020 номеры аша 1500 шалтырату кабул ителгән. Тәкъдимнәрне сайлаганда халыкны күбрәк борчыган проблемаларга өстенлек биреләчәк. Хәзер алар шәһәр һәм район хакимиятләренә җибәреләчәк. Белгечләр аларны өйрәнгәннән соң, ишегаллары планының соңгы вариантын dvor.tatar сайтына куячаклар. Шуннан соң теләгән һәркем биредә нинди эшләр башкарылганын күзәтеп барачак.
Ишегалларын төзекләндергәндә, андагы яшеллеккә өстенлек биреләчәк. Шулай ук машина кую урыннарын тәртипкә китерү, җәяүлеләргә дә уңайлы юллар ясау планлаштырыла. Фатирдан ял итәргә чыккан һәр кеше уңайлы һәм үзенә рәхәт булган ял итү урынына эләгергә тиеш дип саный белгечләр.
– Татарстан халкына «Безнең ишегалды» программасында катнашулары өчен чиксез рәхмәтле. Күп кешеләр проектны эшләгәндә төшеп калган күп кенә әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрделәр. Күршеләр уртак фикергә килеп, проект төзүчеләргә яңа тәкъдимнәрен җиткергән очраклар да булды, – ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова. – Башкарырга мөмкин булмаганнары да бар иде. Әйтик, берәүләр йорт янындагы барлык агачларны кисеп ташлауны сорый. Балалар мәйданчыкларын киметеп, юлларны тарайтып, машина кую урыннарын күбәйтмәкчеләр иде. Бөтен ишегалдын машина кую урыны итеп үзгәртеп булмый бит. Алай эшли башласаң, урын җитмәячәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, илдәге икътисади вазгыятькә карамыйча, «Безнең ишегалды» программасы биш ел эчендә үтәлергә тиеш, диде. Әлеге программага эләккән һәр ишегалды төзекләндереләчәк. Шәһәр һәм район хакимиятләре кайсы ишегалдын кайчан тәртипкә китерәчәген үзләре хәл итәчәк.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү