Гүзәл затларга үзләренә килешле джинс чалбарны ничек дөрес сайларга?

Бу киемне гәүдә төзелешеннән чыгып сайлау кирәк.

  • “Груша” рәвешендәге гәүдәлеләргә

Тар иңбашлы, кечкенә күкрәкле, таза ботлы гүзәл затлар бу. Мондыйларга киемнең ботлардан игътибарны читкәрәк юнәлтүе һәм гәүдә-сынның аскы өлешен “җиңеләйтебрәк” калдыруы әйбәт. “Груша”ларга аякка сыланып торган скинни, кыска (тездән түбән)  капри-чалбар, озын итәк рәвешендәге афгани һәм джоггер чалбарлар килешми. Алар өчен аскы өлеше киңәеп киткән джинс-клештан да яхшысы юк.

  • “Ком сәгате”  рәвешендәге гәүдәлеләргә

Нечкә билле, зур күкрәкле һәм таза ботлы гүзәлкәйләр шундый типка керә. Нечкәбилләрне, аякларга сыланып торучы скинни, шулай ук мом-джинстан (иркенрәк, кайвакыт очлары кайтарылып куелган  кыскарак джинс) тыш, югарыда телгә алып үтелгән барлык төр чалбарлар да бизи.

  • “Алма” рәвешендәге гәүдәлеләргә

“Алма” дигәндә, тәбәнәгрәк гәүдәле, уртача яки зуррак күкрәкле, юанрак билле туташ-ханымнар килеп баса. Аларга джинс сайлау – шактый ук авыр эш. Сайлап алынган кием моделе аякларны “озынайтып” күрсәтергә һәм игътибарны билдән читкә юнәлтергә тиеш. Түбән билле, бил өлешендә бизәкле чалбар  – “алма”лар өчен түгел. Мондыйларга бот өлеше киңрәк булып, тубык тирәсендә тарайган джинстан да яхшысы юк.

  • “Турыпочмак” рәвешендәге гәүдәлеләргә

Мондый туташ-ханымнарның иңбашы, биле һәм ботлары – чама белән бер үк киңлектә. Аларга түбән билле, бот өлеше киңәеп киткән джинс килешми. “Турыпочмак”лар өчен джинс-скинни, кыска джинс,  “бойфренд” (хатын-кызлар фигурасына туры китереп тегелгән ирләр моделе)  бик кулай.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү