Рөстәм Миңнеханов Россия Президентын ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән онлайн-очрашуда дщълщт башлыгын ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә чакырды. Төп чаралар Татарстан көненә, 30 августка планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында сөйләде. «Алдан билгеләнгән бөтен чараларны да үткәрмибез, әмма төп вакыйгалар август аенда, Республика көнендә булыр дип уйлыйм. Республиканың йөзьеллыгын берәү дә гамәлдән чыгармады һәм без аны лаеклы каршы алырбыз. Безнең өчен бу бик мөһим. 100 ел элек бүгенге рәвешендә Татарстан Республикасы барлыкка килде, һәм шушы чорда бүгенге Татарстан формалашты. Һәр шәһәрдә һәм районда программа бар. Массакүләм чаралар, әлбәттә, узмый. Ә калганнары планлы режимда бара», – диде Татарстан Президенты.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 27 май көнне Дәүләт Советының ТАССРга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы үткәреләчәк.


Фикер өстәү