Сез кадерләүгә лаек, Шафыйк абый!

Казанда гомер итүче 103 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Шафыйк абый Мөстәкыймов та, башка өлкәннәребез кебек сугыш чоры турында сөйләргә яратмый.

Шафыйк абый тумышы белән Пермь өлкәсе Барда районыннан.  Сугыш башланган көннәрдә фронтка да шуннан алына. Илгә 1949 елда гына әйләнеп кайта. Шафыйк солдат туп-туры Сабантуй мәйданына атлый. Авыл халкы – олысы-кечесе бәйрәмгә җыелган. Булачак хатыны Саимә белән дә шунда таныша. Гаилә корып җибәрәләр һәм 64 ел бергә бик тату гомер итәләр.

Анда сугышка кадәр өйләнү кайгысы бөтенләй булмый. Ашказанында – җәрәхәт, туры эчәге, бөере сау түгел. «Үзем авыру, гаилә алып барырлык һөнәрем, хатын алып кайтырлык почмагым юк, өйләнмим, дип уйладым», – ди ул. Фронтка чакыру җибәргәндә, авыруларын исәпкә алучы булмаган. Егет үзе дә читтә калырга теләмәгән. Аннан исә бөтенләй үзгәреп, башка уй-ниятләр белән кайтып төшә. Гаилә коргач, Казанга килеп урнашалар.

Шафыйк абый яшь чагында өйләнергә ниятләмәгән кебек, озак яшәүгә дә өметләнмәгән. Гомере буе үлем көтеп яшәгән. Сугыш кырында: «Исән-имин өйгә кайтып, өч кенә көн торсам да, җитәр иде», – дигән. Пенсиягә якынлашканда: «Их, лаеклы ялга чыгып, бер ун ел гына үземчә яшәсәм иде», – дип хыялланган. Соңгы елларда: «Иман белән китеп барсам иде. Яшисен яшәдем, ашыйсын ашадым, күрәсен күрдем…»  – дип кабатлый. Ә бу көннәрдә башына бүтән борчулар да кергән һәм Аллаһы Тәгаләдән: «Кытай вирусы беткәнче генә якты дөньядан алма, туганнар озатудан, хушлашудан мәхрүм калмасын», – дип сорый.

Ветеран соңгы ике елда урамга чыгып йөрмәсә дә, илдә барган бөтен вакыйгалардан хәбәрдар. Җиңү Парадын да көтеп торган. Аның кичектерелүен белгәч, шулай ук хафага калган. Олыгайган сугыш ветераннарының көн саен кимүен күздә тотып, бәйрәмне күрми калалар, дип борчыла ул. Шафыйк абый кызы Әлфия апа тәрбиясендә яши. Әлфия апа әтисенең озак яшәвен гел хәрәкәттә булуыннан күрә. Бабай пенсиягә кадәр «Татмебель» оешмасында столяр хезмәтен башкарган. Өендәге барлык җиһазны үз куллары белән ясаган. Өстәл, шкафлар хәзергә кадәр бик әйбәт сакланган. Шафыйк абый бер дигән бакчачы да була. 90 яшьтә дә ду китереп яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә. Хатыны Саимә апа авырый башлагач кына, аны тәрбияләргә кирәк дип, бакчаны саттыра.

Шафыйк абыйга җыр-моң, уен-көлке дә гомер өстәп торган. Үзе әйтүенчә, фронтта да җырламыйча тормаган. Җырларны бик күп белә, тавышы да искитмәле. Сугыш афәте булмаса, аннан, бәлки, менә дигән җырчы чыгар иде… Җыр дигәннән, бабай хастаханә табибларын да шаккатырган. Ике ел элек, 31 декабрьдә, бот сөяге сынып, Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә эләгә. Табиблар аңа 1 гыйнвар иртәсендә эндопротезлау операциясе ясый. Бер сәгать реанимациядә яткач, гомуми палатага күчерәләр. Шул минуттан төнгә чаклы Шафыйк абый җыр суза: «Иртә буран, кич тә буран…» Күрше палатадагылар җырлаучының 101 яшьлек икәненә ышанмый. Күргәч исә: «Без монда көчкә йөрибез, ул җырлап ята», – дип гаҗәпләнәләр. Шафыйк абый ике-өч көннән аягына басып, йөреп китә. Шул ук елны көзен инфаркт кичерә. Бу юлы МКДЦда дәвалыйлар. Әлфия апа әйтүенчә, бабай анда да җырлавын ташламый. «Әти, авырганыңа ышанмаслар, куып чыгарырлар, зинһар, тукта, өйдә җырларсың, дип әйтә идем», – ди…

Шафыйк абый табибларга да, хөкүмәткә дә бик рәхмәтле. Бөек  Җиңүнең 75 еллыгына бирелгән акчаны алган. Казандагы «Компрессорлар» заводыннан күчтәнәч китергәннәр. «Танкодром» идарә компаниясеннән килеп, юыну бүлмәсенә ремонт ясаганнар, җиһазларны яңартканнар, тоткалар беркеткәннәр. «Әтигә юынырга бик уңайлы хәзер. Материаллар өчен дә, эшләгән өчен дә бер тиен акча алмадылар», – ди Әлфия апа. Ветеран: «Рәхмәт яугыры, безне кадерлиләр…» – дип сөенә. Сез кадер-хөрмәткә лаек ич, Шафыйк абый!   

 

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү