COVID-19дан курыккан ир 3 баласы белән урманга качкан

39 яшьлек ир урманга китеп, коронавирустан котылмакчы булган.
Приморьеда өч кечкенә баласы белән югалган ирне ике көннән соң урманда тапканнар. Ир шунда тыныч кына коронавирус үткәнне көтеп яшәргә уйлаган.

Җирле тикшерү комитеты идарәсе сайтында хәбәр иткәнчә, Кавалерово поселогында өч бала белән 39 яшьлек ир югалганнан соң, җинаять эше кузгатылган. Ир яшәгән йортта балаларын алып китәргә җыенганын раслаган язмалар табылган.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, урманда ир COVID-19 эпидемиясе үтеп китүен көтәргә җыенган. Тик хәзер балаларны гаиләдән алганнар, ә әтиләрен өенә кайтарып җибәргәннәр.


Фикер өстәү