«Социалистик Татарстан» битләреннән: хәбәрчебез 1982 елда редакциягә язма юллаган алдынгы комбайнчының язмышын белеште

Май, 2020 ел

Хәбәрчебез 1982 елда шушы язманы редакциягә юллаган алдынгы комбайнчының язмышын белеште.

Балтач авылында туып үсеп, урта мәктәп тәмамлауга, Ленин исемендәге колхозда (бүгенге «Сорнай» хуҗалыгы) комбайнчы булып эшли башлаган Мәгъфур аганың бөтен гомере шушы колхоз кырларында иген үстерүгә багышлана. Ул һәрвакыт районда алдынгылар сафында була. Авыл хуҗалыгы техникасының нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән күп рационализаторлык тәкъдимнәре дә кертә. Яшь механизаторларны эшкә өйрәтүче, акыллы киңәшләрен бирүче, таләпчән дә, шул ук вакытта аталарча кайгыртучан чын остаз да була.
– Ул елларда бит техникалар бүгенгедәй куәтле түгел, тракторчылар да, комбайнчылар да чын мәгънәсендә көнне төнгә ялгап эшләде. Тырышлыгы өстенә техниканы да бик әйбәт белә, сыйфатлы да, югалтуларсыз да эшли иде. Әнә шундый тырыш хезмәте белән бик мактаулы, дәрәҗәле булды. Ярышларда алдынгылыкны бирмәү өстенә, партия райкомы, райком бюросы әгъзасы итеп тә сайланды, – дип искә ала күп еллар районның баш агрономы булып эшләгән Мәсгуть абый Гарипов.
Югары хезмәт күрсәткечләре, намуслы хезмәте өчен Мәгъфур абый «Почет билгесе», Халыклар дуслыгы орденнары, берничә медаль белән бүләкләнә. Яхшы комбайнчы булуы өстенә бик оста тимерче дә була ул. Комбайнын кышкы саклауга куюга, ел да тимерчелектә эшли. Ул елларда бу һөнәр шулай ук бик дәрәҗәле, кирәкле була, күпчелек запас частьлар, детальләр колхоз мастерскойларында – үзләрендә эшләнә. Аның кебек алтын куллы осталар күп техникаларга икенче сулыш бирә. Шушы һөнәре буенча пенсиягә алдан чыкса да, 60 яшенә кадәр комбайнын ташламый ул.
Улларында да туган якка мәхәббәт тәрбияли Гарәфетдиновлар. Фәрит, Фидаил – әтиләрендә, энеләре Фәнис әтиләренең дустында күп еллар комбайнчы ярдәмчеләре булып эшли. Бүген алар өчесе дә Балтачта гомер кичерә. Фидаил – кайчандыр әтиләре хезмәт куйган «Сорнай» хуҗалыгында баш инженер. Мәгъфур абый гына 61 яшендә вафат була.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү