Вузларга документларны БДИ тапшырганчы ук юлларга мөмкин

Быел абитуриентлар гаризаларын бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганчы ук җибәрә ала. Бу хакта Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белдерде. Кабул итү кампаниясе 20 июньдә башлана.

БДИның төп дулкыны 3 июльдә башлана. Ә 29, 30 июньдә сынау көннәре узачак. Монда чыгарылыш сыйныф укучылары катнашмый, ул оештыручылар, техник белгечләр, медицина хезмәткәрләре өчен оештырыла. Моңа кадәр медицина хезмәткәрләре имтиханнар вакытында медпунктта кизү торса, хәзер алар керү юлында укучыларның температурасын үлчәячәк, барлык оештыручыларның битлек, пирчәткәләре булуны тикшерәчәк. Биналар гына түгел, БДИда катнашучыларның куллары да дезинфекцияләнәчәк.
Рус теле имтиханнарын быел икегә бүлделәр. Ул 6, 7 июльдә узачак. 3 июльдә – әдәбият, география һәм информатика 10 июльдә – математика (профиль), 13 июльдә – тарих һәм физика, 16 июльдә – җәмгыять белеме, химия, 20 июльдә – биология һәм чит телләр (язма өлеше), 22 һәм 23 июльдә чит телләрдән сынаулар (телдән өлеше) көтелә. БДИның резерв көннәре 24-25 июльгә билгеләнгән.
Быел кабул итү кампаниясе нигездә онлайн режимда узачак. Көндезге кампания бары эпидемиологик вазгыять мөмкинлек биргән төбәкләрдә генә оештырылырга мөмкин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү