Татарстанда янгыннан 360 сыерны коткарып калганнар

Бүген Яшел Үзән районында 360 сыерны янгыннан коткарганнар. Татар Әҗәле авылы янындагы “Азелеевский” терлекчелек комплексында янгын чыга. Бу урынга иң элек Нурлат янгын сүндерү оешмасы килә. Терлекчеләр сүзләренә караганда, түбә яна башлый. Малларны коткарыр өчен бөтен авыл халкы ярдәмгә килә.

Күмәк көч белән утны сүндерәләр. Сыерларны исә, тизрәк башка урынга куып чыгаралар. Аларның берсенә дә зыян килми. Әмма фермага зур зыян килә. Әлегә утның каян чыкканын төгәл әйтүче юк, тикшерү бара.


Фикер өстәү