ЮХИДИ хезмәткәре машинада бала таба язган хатын-кызга ярдәм иткән

Полициянең өлкән лейтенанты Марат Гобәйдуллин авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызга ярдәм иткән.

Питрәч районында яшәүче гаилә шәхси автомобильләрендә Казанга бала табу йортына ашыгалар.

Көтмәгәндә хатын-кыз эчендә кискен авырту тойган. Якын-тирәдә юл-патруль хезмәте экипажын күреп, ире полицейскийга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте взводы командиры бала табучыны медицина учреждениесенә кадәр, махсус яктылык һәм тавыш сигналларын кулланып озату турында карар кабул иткән.

Автоинспекторның һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәсендә булачак әни бала тудыру йортына оператив рәвештә китерелә. Бала табуның өзлегүләрсез узуы турында бәхетле әти хәбәр иткән. Малайның әти-әниләре Марат Гобәйдуллинга үз вакытында һәм оста гамәлләре өчен рәхмәт белдерделәр.


ЮХИДИ хезмәткәре машинада бала таба язган хатын-кызга ярдәм иткән” язмасына фикерләр

  1. Бик герой булганнар инде, сойлэп бетерэ алмыйлар. Полиция урынында любой кеше булышырга омтылыр иде.

Җавап Отменить ответ