Янып үлгән 41 яшьлек ирнең авылдашлары: «Документка дип кире кермәгән булса, исән дә калыр иде»

Бүген төнлә Актаныш районының Такталачык авылында янгын чыгып, каралты-кура янып беткән. Янгында шушы йортта яшәүче Наил Мәхмүтов һәлак булган.

– Хәлләребез яхшы түгел. Бөтен авыл белән борчуда без. Халык шок хәлендә, – ди ул. – Бу йорт Флүдә апаныкы иде. Ул – олы яшьтә. Алты өй аша гына, икенче улы Илнур гаиләсе белән яши иде. Егетләр әниләрен чиратлап тәрбияләде. Хатын-кыз булган җирдә яхшырак дип, күбрәк әниләре Илнурларда торды. Наилнең кулыннан килмәгән эше юк иде. Бер тик тора белмәде. Коймалар ясау белән шөгыльләнде, – ди Такталачык җирле үзидарәсе башлыгы Марс Мансуров.

Наилгә 41 яшь булган. Әйдә, өйлән, ялгыз яшәмә дип тә әйткәлиләр. Наил өйләнергә ашыкмаган. Бер үзе биш сыер малы асрап яшәгән. Ике савым сыеры, өч танасы булган.

– Янгынны төнлә яшьләр күргән. Наил тәрәзәне ватып, урамга чыккан. Әмма документларны алып чыгыйм әле дип, кире кереп китә дә югала. Бик озак чыкмый. Үлгәндер дип уйламадык та. Иртәнге дүртләрдә гәүдәсе табылды. Бүген җирләдек тә инде, – ди җитәкче. – Документны бит аны янса да, ясатып була. Никләр кире керде икән дип уйлыйбыз. Әмма бер нишләп тә булмый. Күрәчәге шул булгандыр инде.
Наилнең маллары исән-сау. Авыл хатыннары бүген сыерларны савып, көтүгә чыгарган.

 

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү