Дин буенча аз проценты ипотека алу рөхсәт ителәме?

Ипотекага фатир алу мөселманарга ярамый дип ишеткән идем. Хәзер авыл җиреннән торак алу өчен аз процентлы кредитлар бирелә. Мондый шартларда ипотека алу рөхсәт ителмиме?

Ю. Каюмов, Яшел Үзән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков:

Бу мәсьәләдә процентның аз яки күп булуы мөһим түгел. Аз булган очракта да, динебез ипотекага йорт алуны рөхсәт итми. Бездә хәләл стандартлары буенча ипотекага фатир алырга теләүчеләр өчен “Ак Барс Капитал” һәм “Амаль” оешмалары эшләп килә. Ләкин аларда бәя югарырак дип беләм. Газета укучы, теләге булган очракта, әлеге оешмаларга да мөрәҗәгать итә ала.    


2 фикер

Җавап Отменить ответ