Балтачта «гөнаһлы» әтәчне арканлаганнар?! (ФОТО)

Әлеге гайре табигый хәл районның Сәрдек авылында булган. Хуҗасы ни сәбәпле әтәчкә шундый җәза биргән, анысы билгеле түгел. Инстаграмда да нәкъ шул нисбәттән кызыклы фикер алышу бара. Кемдер шаярып җавап яза, кемдер » әтәч кайда — тавык шунда» дип, хуҗаны хуплый. Тавыклар иркендә дә йөри, таралмый да, янәсе. Иреге чикләнгән әтәч жәлләтә инде жәлләтүен… Хәер, әлләни каһәрләнгәнгә охшап тормый әле. Гаебен аңлап, ризалашкандыр. Хуҗасы тикмәгә генә бу адымга бармаган бит инде.
Авылда, гадәттә, тиктормас йә ана, йә ата казны, бәбкәләрен теләсә кая йөртеп, чирләтеп бетерә инде дип, оя тирәсенә арканлап куялар иде. Бу әтәч тә шундыйрак берәр гөнаһ кылгандыр инде…

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото социаль челтәрдән алынды

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү