Татарстанда җәмәгать урыннарында билтек-перчатка режимын гамәлдән чыгардылар. Тиешле карар ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзасы белән республика Хөкүмәте порталында басылып чыкты.
«Җиденче абзацта «шулай ук гражданнарның җәмәгать урыннарында булуы» сүзләрен төшереп калдырырга, — диелә карарда.
Хәзер чикләү транспорт, кибетләр һәм хезмәт күрсәтү объектларына гына гамәлдә булачак, бу очракларда перчаткалар да кирәк.
Элмэттэ, урамда без болай да битлексез, перчаткасыз йори идек.