Татарстанда билтек-перчатка режимын гамәлдән чыгардылар

Татарстанда җәмәгать урыннарында билтек-перчатка режимын гамәлдән чыгардылар. Тиешле карар ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзасы белән республика Хөкүмәте порталында басылып чыкты.

«Җиденче абзацта «шулай ук гражданнарның җәмәгать урыннарында булуы» сүзләрен төшереп калдырырга, — диелә карарда.

Хәзер чикләү транспорт, кибетләр һәм хезмәт күрсәтү объектларына гына гамәлдә булачак, бу очракларда перчаткалар да кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Татарстанда билтек-перчатка режимын гамәлдән чыгардылар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү