Без теләмәгән киләчәк, яки фетнә вирусы таралганда

2010 елның февралендә без «Ватаным Татарстан»да менә мондый юллар язган идек: «Капиталистик державаларның лидерлары киң халык массаларын пропаганда трюклары ярдәмендә никадәр генә озак гипнозлап торырга тырышмасын, кризис якын киләчәктә үзенең берсеннән-берсе айныткычрак һөҗүмнәрен ясауны дәвам итәчәк, вәхши системаның ялган пәрдәсе күзләрдән алыну белән, аның тарафыннан изелгән миллиардлар алдына: «Инде нишләргә?» дигән хәлиткеч сорау килеп басачак.

Әлбәттә, бу сорау бөтен кискенлеге белән куелганчы, кешелек җәмгыяте тетрәндергеч фаҗигаләр, кискен югалтулар кичерәчәк, ачлыктан, сугышлардан, бертуктаусыз дәвам итеп торучы террор һөҗүмнәреннән, эпидемияләр һәм табигать бәла-казаларыннан күпләр, бик күпләр баш салачак, капитализмның паразит табигате, аның үсеш мантыйгы кешелек җәмгыятен глобаль катас­трофага китереп терәячәк».

2020 ел башында Җир шары масштабында аваз салган карантин кризисы һәм аңа кадәр булып үткән вакыйгалар тезмәсе (игътибар итегез: без эпидемияләрнең глобаль фаҗиганең бер состав өлеше булачагын фаразлаган идек) безнең ун ел элек ясаган анализның төгәл булуын дәлилли. Мактану өчен әйтмибез, игътибарны җәлеп итү өчен генә кабатлыйбыз: «Ватаным Татарстан»да фаразлар языла икән, алар кимендә туксан процент төгәллек белән тормышка аша. Без сирәк ялгышабыз, чөнки пропаганда максатыннан түгел, чынбарлыкка туры карап язабыз. Әйтик, менә 2017 елның гыйнварында Трамп Ак йортка кереп утырганда түбәндәгеләрне язганбыз: «…дөньяда хаос таратучы көчләрне сәхнәгә чыгарыр вакыт җитте. Трампка шул көчләрнең авангарды булачак роль язылган», «Трампка исә Кремль белән мәче-тычкан уенын уйнау язылган», «Бу план океан артында нефть һәм газ чыгаруны рекордлы масштабларга җиткерүне күз алдында тота. Бары тик шушы  план гына тормышка ашырылса да, Россияне кара көннәр көтә»… Газетаның архивыннан 2017 елның 24 гыйнвар санындагы «Трамп килде» дигән язманы ачып карагыз һәм әйтегез: безнең фаразларның кайсы дөреслеккә туры килми? Ә бит ул чакта, 2017 ел башында Россия сәясәтчеләренең Трампка бәйле планнары безнекеннән йөз процентка аерыла иде.

Дөньяда без алдан күргән хаос этабы мәйданга килеп ятмаса, без ул фаразларны искә алып тормас идек. АКШта идарә итү кыен булган фетнә дөрли башлады һәм Трамп бункерга качкан җиреннән гыйсъянчылыкны тагын да көчәйтә торган твитлар язып маташа. Аның үз-үзен тотышы бөек держава Президентыныкыннан шул дәрәҗәдә аерыла: Хьюстон полициясендә хәтта Трампка телен тешләргә киңәш иттеләр. Илнең рәсми җитәкчесе әйткән һәр сүз коткы тарату вазифасын үти, шуңа күрә штат губернаторлары Президент күрсәтмәләренә игътибар итми һәм аларны үтәми диярлек. Ул да түгел, океан артындагы протест расизмга каршы көрәш сылтавы белән Европа илләренә тарала. Бер гыйбри порталы Иерусалим һәм Хайфада АКШтагы лозунглар белән демонстрацияләр узуын хәбәр итә. Якын Көнчыгышның нефть державаларында да иртәме-соңмы фетнәнең яңа дулкыны кузгалырга тиеш, вакыйгаларның мантыйгы шуны таләп итә. Россия­дә гадәттә планетакүләм процесслар ике-өч айга соңга кала, шуңа күрә илдә көз кайнар вакыйгалардан башланса, гаҗәпләнмәгез.

Үткән атнада Америкада старт алган хәлләр ­дөнья сәясәтендә карантин этабы төгәлләнүен, протест спираленең яңа катлаулы боҗрасы бөтерелә башлавын белдерә. Карантин үзе туктамады, әмма АКШның коронавирус иң күп таралган шәһәре Нью-Йорк ризасызлык учагы иң нык дөрләгән шәһәрләрнең берсенә әйләнде. Фетнәнең бернинди уңай потенциалы да булмый гадәттә. Иң караңгы һәм явыз көчләр аны үз максатларында файдаланырга тырыша, шуңа күрә йөрәкләрдә гыйсъянчылык дәрте уянганда да, аны йөгәнләп тотарга кирәк.

Җир шарында купкан давылның тагын бер кызык ягы бар: социаль ярдәм чараларын арттыру, күп­ләп акча өләшү файда бирми диярлек. Америкада, мәсәлән, эшсезлек өчен пособие шул дәрәҗәдә: күп­ләр, эшләп тә, аның кадәр акча ала алмый. Әмма бу Ак йорт алдына җыелучыларга Трампның отставкасын таләп итеп кычкырырга аз гына да комачауламый. «Америкада төсле революция була алмый, чөнки Вашингтонда АКШ илчелеге юк», – дигән мәзәк тә үзенең актуальлеген югалтып бара. Шуңа карамастан,  без белдерәбез: океан артындагы давыл ул илдә зур сәяси үзгәрешләргә китермәячәк, чөнки аны фаҗигане яңа этапка күчереп бастырачак­лар.

Безнең өчен – россиялеләр өчен иң куркынычы – Кремль лидерының Зур Җиделек (G-7) очрашуына чакырылуы. Россиядән тыш анда Һиндстан һәм Көнь­як Корея лидерларын да дәштеләр. Бу очрашуның максатын халыкка әйтмиләр, әмма «Ватаным Татрстан» хәбәрчесенә мәгълүм: G-7 Кытайга каршы сугыш планнарын килештерү өчен җыела һәм Россияне чиннарга каршы киң коалициягә тартып кертергә телиләр. Мәскәүгә төрле өстенлекләр вәгъдә итеп, шул коалициянең авангардына куярга җыеналар. Башта икътисади сугыш планлаштырыла, билгеле. Күк асты иле көчле каршылык күрсәтсә, утлы сугыш ихтималлыгы да зур. Андый сугыш була калса, без Кытайның җиңеләчәген һәм тиз җиңеләчәген фаразлыйбыз, әмма бу сугышның яңа этабы башлануын гына хәбәр итәчәк. G-7 таләпләрен кабул итмәсә, сугыш Россиягә каршы да җәелә ала. Бу очракта да нәтиҗә шул ук булачак. Менә бу фаразларның тормышка ашмавын, ашса да, безнең гомердә булмавын теләр идек…

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү