Пляжларда бердәм иминлек таләпләрен үтәргә кирәк булачак

Россия пляжлары өчен ял итүчеләрнең иминлеген тәэмин итүгә бердәм таләпләр булдырырга ниятлиләр. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Моның өчен «Россия Федерациясендә пляжлардан файдалану кагыйдәләрен раслау турында»гы боерык проекты әзерләнгән, дип белдерделәр министрлыкта.

Әлеге таләпләр коткару постларының булуын һәм тиешенчә комплектлануын, коткаручыларның кизү торуын, су керү урыннарында йөзү чикләрен билгеләүне, йөзү чикләрендә водолаз тарафыннан суның төбен тикшерү актының булуын үз эченә алачак.

Элеккеге кебек үк, балалар су керә торган урыннарның, шулай ук күперчекләр, вышкалар һәм суга сикерү һәм төшү өчен башка корылмаларның техник торышына бәя биреләчәк. Пляжларда кечкенә суднолар, гидроцикллар, шулай ук су коенучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган башка йөзү чараларын прокатка бирү пунктлары булмаска тиеш.

Моннан тыш, документ пляж хуҗаларын объект эшенә рөхсәт алу мәшәкатеннән коткарачак, моның өчен декларация дә җитәчәк. Федераль ведомствода ачыклык кертүләренчә, боерык проекты җәмәгать тыңлауларын узган һәм килештерү өчен федераль башкарма хакимият органнарына тапшырылган.

 


Фикер өстәү