Чит илләргә авиарейслар 15 июльдән яңарырга мөмкин

Росавиация Роспотребнадзорга 15 июльдән Россиядән кайбер илләргә халыкара авиарейсларны яңадан ачу турында тәкъдимнәр җибәрергә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы бер авиакомпаниядәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Агентлык чыганагы белдерүенчә, кичә Росавициядә узган киңәшмәдә Россиянең кайбер шәһәрләреннән 15 илгә авиаэлемтәне яңадан ачарга тәкъдим итү турында карар чыгарганнар.

«Росавиация авиаэлемтә яңадан ачылачак илләр исемлеген Роспотребнадзор белән бергәләп билгеләр дип көтелә», — диде агентлык чыганагы һәм бизнес-авиация өчен авиарейсларны «барлык илләргә дә диярлек» ачу күздә тотыла дип өстәде.

Коронавирус пандемиясе аркасында Россия март ахырында башка илләр белән авиаэлемтәне тулысынча туктатты.

 


Фикер өстәү