Хокук сакчысының борынын сындыручының аягына атарга туры килгән

Полиция хезмәткәре һәм исерек ир-ат арасындагы конфликт ике пуля белән тәмамлана.

Instagram да «Вызов 112» битендә хәбәр ителгәнчә, вакыйга Казанның Батыршин урамындагы бер ишегалдында була. Исерек ир-ат полиция хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итә. Полицейскийлар һәм аның арасында иң элек сүзле конфликт килеп чыга. Ә аннары эш сугышуга кадәр барып җитә. Ир-ат  полицейския хезмәткәренәсуга һәм борынын сындыра, моңа җавап итеп аңа аталар. Мәгълүматлар буенча, исерек ир-атка ике пуля тигән.


Фикер өстәү