Зәйдә Сабантуй көне билгеле булды: 22 авылда бәйрәмгә әзерлек башланган

Зәй районының 22 авыл җирлегендә 4 июль көнне Сабантуйлар гөрләячәк. Бу хакта Зәй-информ хәбәр итте

— Быел Зәйдә Сабан туе масштаблы бәйрәм булмаячак. Бәйрәм чаралары бары тик авыл җирендә – Зәй районының 22 авыл җирлегендә, 4 июльдә генә узачак. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә килгәндә, РФ Хөкүмәте карары белән бәйрәм парадлары илнең кайбер зур төбәкләрендә генә узачак, шуңа күрә Зәйдә мондый чаралар планлаштырылмаган, — дип шәрехләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков.


Фикер өстәү