Илсөяр Нигъмәтҗанова бик җайлы гына сыр ясау серләрен чиште

Авыл җирендә ризыкның тиз әзерләнүе, тәмле һәм рецептның җайлы булуы кирәк. Әтнә районы Югары Көек авылында яшәүче Илсөяр Нигъмәтҗанова шулай ди.

Сыр ясауның ул өйрәткән ысулы чыннан да җайлы һәм бик тәмле килеп чыга.
1 литр сөткә 1 аш кашыгы тоз (кемнәр төче сыр ярата, алар бер чәй кашыгы тоз ала) салып кайнатабыз. Сөт кайнаган арада ярты литр 15-20 процентлы каймакка 3 йомырка салып туглыйбыз. Шушы массаны кайнап торган сөткә акрынлап кына агызабыз. Каймак эремчекләнеп өскә калкып чыккач, кәстрүлебезне уттан алабыз һәм эремчекне сөзәбез.

Сөзелгән эремчекне формага кертү өчен савытка салабыз һәм өстенә берәр авыр әйбер белән бастырып куябыз. Савыт урынына эремчекне марляга кысып бәйләргә дә ярый. Ул вакытта да өстенә авыр әйбер бастырабыз. Берничә сәгатьтән тәмле сыр әзер була!
Сыр иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, сөякләр, бит тиресе өчен бик файдалы. Өлкәнәя барган саен сырга мәхәббәтне арттырырга кирәк, ди Илсөяр апа.

Гөлинә Гыймадова
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү