Сайлау комиссиясе әгъзалары өчен 3 миллионнан артык медицина битлеге сатып алынган

Татарстанда территориаль сайлау комиссияләре һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларының иминлеген тәэмин итү өчен 3 миллионнан артыграк медицина битлеге, шуның кадәр үк диярлек латекстан эшләнгән пирчәткә һәм 90 мең литрдан күбрәк антисептик сатып алынган.

Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,  ведомство, Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү көннәрендә эпидемиологик иминлекне кайгырту максатыннан, тавыш бирүне үткәрүдә катнашучыларның һәммәсен индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итәчәк. Аерым алганда, участок һәм территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре (3 251 961 данә); латекстан эшләнгән пирчәткәләр (3 138 639 данә);  антисептиклар (93 577 литр) белән тәэмин ителәчәк.

Үзәк сайлау комиссиясеннән белдерелгәнчә, участок сайлау комиссияләренең 21 462 әгъзасы коронавирус инфекциясенә тест тапшырачак.

Төбәктә гомумроссия тавыш бирүне үткәрүгә барлыгы 2810 сайлау участогы җәлеп ителәчәген искә төшерик. Татарстанда 2020 елның 1 гыйнварына 2 938 433 сайлаучы теркәлгән.

 


Фикер өстәү