«Таркау склерозның башлануына кызамык, кызылча кебек авырулар да сәбәпче була»

Бүген – таркау склероз авыруы көне билгеләп үтелә. Белгечләр фикеренчә, әлеге чирдән күбрәк хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр авырый.  

Ул – үзәк нерв системасы чире. Бу диагнозны тиз арада  Казандагы неврология үзәкләрендә куялар. Соңгы елларда шул җәһәттән магнит стимуляторы кулланылышка керде. Әлеге аппарат чирне башлангыч стадиядә үк табарга мөмкинлек бирә. Диагноз шулай ук кан анализы аша да ачыклана. Таркау склероз вакытында баш һәм арка миенә өлешчә зыян килә. Әлеге чир күбрәк 17-20 яшьләрдә үк башлана, хатын-кызлар ир-атларга караганда ике тапкыр күбрәк авырый.

Таркау склерозның нәрсәдән килеп чыгуын төгәл генә әйтә алмыйлар. Ул – аутоиммун системасы чире. Иммун системасы тышкы тирәлектәге төрле вирусларга, бактерияләргә каршы тора алмый башлый һәм мидәге матдәләр зыян күрә. Кеше аксый яки параличланып, бөтенләй йөри алмаслык хәлгә килә. Күз нервсының миелин тышчасы яраланып, сырхау күрми башларга мөмкин. Күпмедер вакыттан күрү яхшыра. Әлеге чирдән көчле дарулар белән дәвалыйлар.

– Таркау склероз башланган икән, аннан тулысынча котылып булмаячак, – ди табибә-невролог Дусинә Әхмәдуллина. – Казан дәүләт медицина академиясе клиникасында әлеге чирдән хасталарны 1980 елларда ук дәвалый идек. Байтак методик әсбаплар чыкты, тәҗрибә тупланды. Таркау склероз кешене бик иртә инвалидлыкка китерә. Аның көчәйгән һәм тынычланып, басылып торган чорлары була. Дарулар ярдәмендә чирнең көчәюен яртышар елга кадәр һәм озаграк та туктатып тора идек.

Табибә, кызамык, кызылча кебек йогышлы авырулардан балачактан ук сакланырга һәм аларга каршы вакцина ясатырга киңәш итә. “Таркау склерозның башлануына шул йогышлы чирләр дә сәбәпче булырга мөмкин, дигән фикер галимнәр  арасында киң таралган. Кояш астында озак йөрү, тәннең пешүе, туңу да начар тәэсир итәчәк”, – ди Дусинә Әхмәдуллина.

Фәния Арсланова

Фото: pixabay.com 

 

 


Фикер өстәү