Караҗимеш, күрәгә һәм лимоннан катлы пирог пешерү ЫСУЛЫ

Гүзәл Абдрафыйгова бик тәмле пирог рецепты белән бүлеште.

Камыр өчен: 2 стакан он, 200 грамм май, су яки сөт – 100 мл, шикәр комы – 100 грамм, бер чеметем тоз һәм сода.

Эчлек өчен: күрәгә – 200 гр, караҗимеш – 200 гр, лимон – 2 данә, шикәр комы – 9 аш кашыгы.

Әзерләү тәртибе: майны он белән (он валчыгы булганчы) уарга кирәк. Шушы массага шикәр, сода һәм тоз өстибез. Әкренләп сөтне салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Камырны 4 өлешкә бүлеп, алып куеп торабыз. Караҗимешне, күрәгәне һәм лимонны аерым-аерым блендерда вакларга, һәрберсенә 3әр аш кашыгы шикәр комы өстәргә. Әзерләнгән камырларны җәеп, табага катлам-катлам салырга. Катламның беренче өлешенә – кара җимеш, икенче өлешенә – күрәгә, өченче өлешенә лимон салырга. Дүртенче катламны өстенә җәеп, майлап, чәнечке белән тишкәләргә. Пирогны духовкада 180 градуста 40 минут пешерергә.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү