Рөстәм Миңнеханов җәйге кафеларда куркынычсызлык чаралары ничек оештырылуын карады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән 
Казанның балалар кафесы һәм җәмәгать туклануы биналарының берсе – Бауман урамындагы «Әкият» гаилә кафесына барган.

Хезмәткәрләр эшкә килгәч аларның температураларын үлчиләр, килүчеләрне шәхси саклану чараларында кабул итәләр, ә савыт-сабаны ныклап юалар.
Президентка дистанцияне үтәүне исәпкә алып, верандада утыртуның ничек оештырылуын күрсәттеләр: бер өстәл артында ике өлкән кеше генә утыра ала.
Рөстәм Миңнеханов яңа шартларда килүчеләргә хезмәт күрсәтүне дөрес оештыру — бүген җәмәгать туклануы системасының иң мөһим бурычы, дип белдерде.

Ә бинаның төп ризыгы һәрчак туңдырма булды һәм шулай булып кала да. Президент «Әкият» кафесының җәйге верандасында туңдырма  татып карады һәм ның иң тәмлесе дип белдерде. Президентка шәһәр мэры Илсур Метшин да кушылды.


Фикер өстәү