Казанда газ тарату станциясендәге янгын сүндерелде

Казандагы газ тарату станциясендә чыккан янгынны сүндерделәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр утны 16:08 сәгатьтә, шартлаудан соң унҗиде сәгатьләр вакыт узгач сүндерә алдылар.

Алдарак кичә төнлә Казанда газ тарату станциясендә газ тутырылган цистерна шартлавын язган иде.

Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Икесе дә Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.

 


Фикер өстәү