Хай-тек яисә үлмәс классикамы? Кухня гарнитурасын сайлау серләре

Ашсу бүлмәсенә гел керәсе килеп торырга, рәхәт һәм уңайлы булырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә бер дигән кухня гарнитуры сайлау һәм аны урнаштырганнан соң үкенмәү мөһим. Нинди материалга, стильгә өстенлек бирергә, нәрсәне истә тотарга шул хакта аңлатабыз.

Агачмы, йомычкамы?

Кухня гарнитуры берничә өлештән тора: шкафлар (фасад), каркас, киштәләр һәм өстәл. Аш-су бүлмәсе җиһазы өчен төп таләпләр: күп еллар файдаланырлык, төрле зарарлануларга һәм тискәре йогынтыга чыдам, матур, экологик яктан куркынычсыз, булуы. Агач, ДСП (агач йомычкасыннан ясалган плитә), МДФ (вак дисперсияле фракция), мультиплекс – әнә шушы материаллардан ясалган кухня гарнитурлары халык арасында популяр.

Агач. Мебель өчен традицион һәм кыйммәтле чимал. Агач – беркайчан да модадан чыкмый торган классик вариант. Мондый материалдан ясалган кухня гарнитуры чагыштырмача йомшак була, ягъни җиңел тырнала. Дөрес итеп урнаштырганда һәм файдаланганда, мондый фасадлар дистә еллар буе матурлыгын югалтмыйча хуҗаларын куандырып торачак. Кояш нурлары тәэсирендә аның аз гына төсе үзгәрергә мөмкин. Агач сак кыланганны ярата. Мондый кухняларны чистарту өчен көчле химикат һәм кытыршы материал кулланырга ярамый, бары тик йомшак тукыма белән генә сөртергә, юарга киңәш ителә. Өстәвенә, агач сыгылмалы материал саналмый, шуңа да фасадлар ясаганда дулкынсыман сызыклар, бөгелешләр төшерү бик катлаулы.

ДСП (ЛДСП). Мондый төр чимал кулланып ясалган мебель XVIII гасырда ук барлыкка килгән инде. Еллар үтә барган саен, материалны камилләштергәннәр.

ДСП чималның уңай якларына килгәндә, ул МДФ һәм натураль агач белән чагыштырганда арзанрак, дымга һәм температура үзгәрешенә дә чыдам. Механик тәэсир аркасында ДСП деформацияләнми, ягъни үз халәтендә кала. Мебель ясау өчен бу материалны файдаланам дисәгез, Е1 маркировкалысын сайлау хәерле булыр: ул сәламәтлек өчен чагыштырмача куркынычсыз. Тырналса, өслектә төрле эзләр калса да, куркыныч түгел, аларны тиз бетереп була. Шулай ук ДСП гарнитурны төрле химик чаралар белән дә чистартырга ярый. Җитешсезлекләрен санасак, ДСП материал, МДФ белән чагыштырганда, шактый «кырыс»: ул эшкәртүгә начар бирешә. Мондый чималдан фигуралы конструкцияләр ясау катлаулы.

МДФ. Кухня фасадларын ясауда иң киң кулланыла торган материалның берсе. Үзенең сыйфатлары белән ул алдарак язып үтелгән агач гарнитурга да тартым. Өстенлеге – арзанрак булуы. МДФ плитәләр вак агач йомычкасын пресслау юлы белән ясала. Алга таба аларны су үткәрми торган махсус сумала белән каплыйлар. Шуңа мондый материалдан ясалган кухня мебеле дымнан курыкмый. МДФ фасадлар теләсә нинди дизайн идеяләрен чынга ашырырга мөмкинлек бирә. Моңа өстәп, аны буярга, ПВХ-пленка, пластик белән капларга да була. МДФ чималдан ясалган мебель сәламәтлек өчен дә зыянсыз. Җыештырганда да рәхәт: шома өслеккә пычрак сеңми. Бу материал гөмбәчекләр йогынтысына да бирешми. Киңәш: кухня гарнитуры фасадын – МДФ, ә корпусын ДСП материалдан алсагыз, кулайрак булачак.

Мультиплекс. Әлеге материал табигый үзагачтан (древесина) җитештерелә. Ул экологик чиста, парга, дымга һәм температура уйнауга чыдам була.

Нинди стиль сайларга?

Классик стиль. Зур өйләрдәге киң һәм иркен аш-су бүлмәсе өчен бер дигән стиль. Классика дигәндә натураль агач, бронза фурнитура, табигый төсләр күзаллана. Модерн да хәзерге заман өчен бик популяр стиль. Гадәттә, ике контраст төс сайлыйлар (мәсәлән, ак һәм кара). Төп үзенчәлеге – гадилек. Хайтек тулысынча минимализмга корылган стиль. Мондый кухня ясарга теләүчеләр ак, соры, кара, бронза төсләргә, пыяла, корыч һәм пластик чималга игътибар бирергә тиеш. Тәртип яратучылар һәм артык детальләрне үз итмәүчеләр өчен хай-тек стиле күңел халәтенә дә туры киләчәк.

Истә тот!

  • Профессиональ пешекчеләр, кухня гарнитурын ризык әзерләгәндә башкарыла торган гамәлләр эзлеклелегендә урнаштырырга киңәш итә: суыткыч (башта кирәкле ингредиентларны шуннан алабыз), аш-су әзерли торган «эш» зонасы, югыч, азык-төлекне кисү, бүлгәләү, турау өчен өстәл, плитә, сервировка өчен өстәл.
  • Гарнитур сатып алганда игътибарны өске тумбаларга караганда сыйдырышлы һәм җайлырак аскы тумбаларга бирегез.
  • Кухня затлырак күренсен өчен, төрле материалдан эшләнгән гарнитурларны катнаштырырга була. Мәсәлән, аскы шкафларның фасады ДСП чималдан, ә өскесен ялтырап торган, сыйфатлы МДФтан ясаттырыгыз.
  • Кухняда эшләү уңайлы булсын өчен, азык-төлекне саклау, әзерләү һәм юу зоналары арасындагы ераклык сузылган ике кул озынлыгында булырга тиеш.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү