Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертүгә карата әйтелгән тәнкыйтькә мөнәсәбәтен белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләргә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләренә җавап бирде, алар диктатура һәм олигархлар идарәсенә китерәчәк дигән фикер белән килешмәвен әйтте. Ул «Россия 1» телеканалындагы «Москва. Кремль. Путин» программасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде, дип яза Татар-информ.

«Киресенчә. Президент үз вәкаләтләренең бер өлешен өстеннән төшерә. Әгәр бүген Президент Дәүләт Думасы ризалыгы белән Хөкүмәт Рәисен үзе расласа, соңыннан ил парламенты ризалыгыннан башка министрларны билгеләсә, хәзер вазгыять тамырдан үзгәрә – Хөкүмәт Рәисе (бу шулай ук министрларга да кагыла) буенча хәлиткеч карарны парламент үзе кабул итәчәк. Президентның исә тәкъдим ителгән вариантта аларны кире кагарга хакы юк», — дип искәртте дәүләт башлыгы.

Моннан тыш, «өлгереп җиткән, әмма Төп законда исәпкә алынмаган» башка әйберләр дә хәзер үз урынын таба алачак, диде Путин.

 


Фикер өстәү