Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр турында Эмиль Гобәйдуллин: «Хезмәт кешесе хөрмәткә лаек»

«Профессиональ компетенцияләр үсеше үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин фикеренчә, Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр хезмәт кешесенә хөрмәт уята

.
— Һәр кеше лаеклы һәм тигез хезмәткә хокуклы. Бу баштан ук Конституциягә беркетелгән иде. Монда исә сүз хезмәт кешесен саклау һәм яклау, аңа булган хөрмәтне беркетеп кую турында бара. Хәзер аерым ачык: «Россия гражданнары хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклый» — дип язылачак, – ди ул.
Шулай ук ул минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан да кимрәк булмаска тиешлеген ассысызлыклый.
— Соңгы елларда эшче профессияләргә килүчеләр саны арта. Без бу кешеләрдән башка гадәти тормышыбызны күз алдына китерә алмавыбызны көннән-көн ныграк аңлыйбыз. Шуңа күрә беренче очракта менә шул күз алдында тотыла. Әгәр күбрәк кеше эшче профессияләрен сайласа, дәүләт иминлеге дә көчәер иде. Хәзер яхшы квалификациягә ия булучылар яхшы хезмәт хакы да ала. Бу шулай ук зур плюс булыр иде, – ди Эмиль Гобәйдуллин.


Фикер өстәү