Татарстанның җәмәгать туклану урыннарында нинди тыюлар саклана?

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләрнең «йомшаруы» Татарстанның җәмәгать туклануы тармагына да кагылды. Җәйге террасалары һәм верандасы булган кафе-рестораннар эшли башлады.

Урамда хезмәт күрсәтү мөмкин булган туклану урыннарын кайбер шартлар белән ачтылар. Мәсәлән, кафе-ресторан территориясенә битлек-пирчәткәдән керү мәҗбүри иде. Шул ук кагыйдә хезмәт күрсәтүчеләргә дә кагылды. Ашаганда-эчкәндә битлек-пирчәткәне саласы, ә территориянең санитар зонасына узганда (бәдрәф, кул юу урыны), аларны яңадан киешле иде. Социаль дистанция (1,5 м) турында да онытмаска. Бер өстәлгә ике кешедән артык утырмаска дигәнне дә истә тотарга.

Хәзер исә бу таләпләрне йомшарттылар. Туклану урынына килүчеләргә битлек һәм пирчәткә кию мәҗбүри түгел. Ә менә хезмәткәрләргә карата бу кагыйдә әле дә гамәлдә.

Кафе-ресторан хуҗаларына исә ОРВИ билгеләре һәм температурасы югары булган хезмәткәрләрне кертү тыела. Шул ук сәбәпләр белән, туклану урынына килүчеләрне дә кире борып җибәрергә мөмкиннәр.

2 – 4 сәгать саен эш һәм гомум кулланышта булган урыннарны дезинфекцияләргә, өстәл өслеген, ишек тоткычларын сөртеп торырга кушыла. Һаваны зарарсызландыру өчен махсус җиһазлар урнаштырылачак.

Кафе-ресторанда хезмәт күрсәтүчеләр бер яисә күп тапкыр кулланыла торган медицина битлеге белән тәэмин ителергә тиеш. Аларны 3 сәгать саен алмаштырып торырга кирәк. Кулланылган битлекне кабат куллану тыела.

Ризыкны савыт-сабаның бер тапкыр кулланыла торганында бирергә киңәш ителә. Файдаланганнан соң аларны пакетка җыеп, чүп савытына ыргытырга кирәк булачак. Гадәти аш-су савытын исә дезинфекцияли торган чара белән юу мәҗбүри.

Әлеге кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тотар өчен, җәмәгать туклануы урыны һәр пункт буенча махсус чек-лист тутырачак.

САН

Казанда җәйге веранданы бушлай урнаштыруга 103 килешү төзегәннәр. Бу былтыргы күрсәткечтән 2 тапкыр күбрәк.

Казанда 140 җәмәгать туклану урыны верандаларын ачты, тагын 50се тиздән ачылыр дип көтелә.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү