Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 6 көн алдан башлана

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау буенча Гомумроссия тавыш бирү төп тавыш бирү көненә (1 июльдә) кадәр алты көн алдан башланып, 25-30 июнь көннәрендә  дә узачак.

5 июньнән территориаль сайлау комиссияләре, Күп функцияле үзәк офислары, дәүләт хезмәтләре күрсәтү федераль порталы аша үзеңә уңайлы урында (фактта булу урынында) тавыш бирү теләге турында гариза тапшырырга мөмкин.

16-21 июньдә мондый гаризаны участок сайлау комиссияләренә тапшырырга була.


Фикер өстәү