Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны булуы ихтимал

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков “Татарстан-Онлайн” турыдан-туры эфирында белдерде.

Министр әйтүенчә, ил һәм республика чирнең пик ноктасыннан чыкты, шул ук вакытта коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны китереп бәрү ихтималы  да юк түгел.

Марат Садыйков шулай ук Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың әле 2021 елның февраль ае тирәсендә генә илнең хәтәр чирдән тулысынча арына алачагы турындагы фаразын искә төшергән. Ул шулай ук хәзерге вакытта йогышлы авыруның пик ноктасы артта калуы турында шикләнмичә сөйләргә мөмкин булуын билгеләп үткән.

“Коронавирус безнең психологиябезне, чынбарлыгыбызны үзгәртте. Хәзер без яңа чынбарлыкта яшибез”, – дигән ул.


Фикер өстәү