Конституция – 2020: социаль гарантияләр буенча төзәтмәләр нәрсә бирәчәк?

Төзәтмә

75 маддә

«Россия Федерациясендә, гаделлек, буыннар бердәмлеге һәм теләктәшлеге нигезендә, гражданнарны пенсия белән тәэмин итү системасы булдырылып, аның нәтиҗәле эшчәнлеге тәэмин ителә, шулай ук, федераль законда билгеләнгән тәртиптә, елына кимендә бер тапкыр пенсияләрне индексацияләү хәл ителә».

«Россия Федерациясендә, федераль закон нигезендә, мәҗбүри социаль иминиятләштерү, гражданнарны адреслы социаль яклау һәм социаль пособиеләрне, башка социаль түләүләрне индексацияләү гарантияләнә».

Нәрсә бирәчәк?

Дәүләт икътисади кризисларның яки башка тетрәнүләрнең социаль ярдәм төрләре күләмнәрендә һәм даимилегендә чагылыш тапмавын гарантияли.

Бу пенсияләрне индексацияләүгә (елына кимендә бер тапкыр), социаль пособиеләрне һәм башка социаль түләүләрне индексацияләүгә кагыла. Гражданнарга адреслы социаль ярдәм гарантияләнә.

Инвалидларга уңайлы мохит тудыру һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту тәэмин ителә. Россиянең һәр гражданины бөтен гомере дәвамында үз-үзен якланылулы хис итәргә, дәүләт ярдәменә ышанычын югалтмаска тиеш.

 

Эльмира Зарипова, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры

Конституциягә тәкъдим ителүче төзәтмәләр ил өчен, халык өчен файдалы булудан тыш, суверенитетны, традицияләрне һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдереләчәк. Яшәешнең төп нигезе шулар бит, – ди Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Халык өчен каралган социаль гарантияләр тагын да артачак һәм тәгаенләштереләчәк. Дәүләтнең социаль ныклыгы шуннан беленә инде.

Министр ассызыклаганча, Конституция нормалары нигезендә, кешедә хезмәткә хөрмәт уяту һәм, кирәк булганда, хезмәт кешесен яклау бурычы тора. Төп Закон шундый нормаларны колачлый. Төзәтмәләр кертү эш бирүче оешма җитәкчеләренең җаваплылыгын тагын да арттырачак. Бу бик кирәк иде.

– Бүген шактый гына проблемалар эшчегә вакытында хезмәт хакы түләмәү яки аз түләү аркасында килеп чыга, – ди Эльмира Зарипова. – Ул мәсьәләләр социаль партнерлык буенча чишелеш таба. Социаль партнерлык дигәндә, эш бирүчеләр, хезмәткәрләр һәм профсоюз оешмасы күздә тотыла.  Конституциядәге төзәтмәләрдә дә ул чагылыш табачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 


Фикер өстәү